Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 апрель 2019, 12:52

Бала табар алдыннан йөкле икәнен белә

Шотландиянең Глазго шәһәрендә яшәүче хатын йөкле икәнлеген бала табарга 45 минут калгач кына белә. Бу хакта The Mirror басмасы хәбәр итә.

Шотландиянең Глазго шәһәрендә яшәүче хатын йөкле икәнлеген бала табарга 45 минут калгач кына белә. Бу хакта The Mirror басмасы хәбәр итә.
Беренче баласын тапкач 18 яшьлек Эммалуиз Леггэйт йөккә узмас өчен махсус гормональ таблеткалар эчә һәм икенчегә бәби табарга җыенмый. Әмма Эммалуиз сүзләре буенча 2018 елның 17 июле иртәсендә кичә әле тип-тигез булган корсагы түм-түгәрәк була да куя. Хатын ашыгыч ярдәм чакырта һәм 45 минуттан Сиара исемле сәламәт бала тудыра.
Хатын моңа кадәр бераз симергәнен сизә һәм ябыгырга тырыша. Әмма корсагы бәби тапкан көнне генә түгәрәкләнә. “Мин йөклелекне ачыклар өчен тест та ясаган идем, көмәнле булуның бер билгесе дә булмады. Табиблар ни өчен корсагым түгәрәкләнмәгәнен аңлата алмады, - ди Леггэйт. – Алар баланың арка тирәсендә булуын фаразлый. Андый очраклар еш була икән”.
Икенче бала тугач, Леггэйт аналыгы эченә махсус спираль куйдыра.
Читайте нас: