Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 апрель 2019, 16:50

Кристина Орбакайтены кем кыйнаган?

1 апрель көнне көләләр, шаяралар, шаярталар... Менә Кристина Орбакайте да кызык ясарга булган. Инстаграмга күз төпләре күгәргән, иреннәре ертылган фотосын урнаштырган һәм астына: “Балачактан өйдә дә, мәктәптә дә барысын да көлдерергә ярата идем. Зинһар, борчылмагыз, бу – грим”, – дип язып куйган.

Тик иң кызыгы шунда: әлеге кызыкны кызык дип табучылар табылмаган.
Русия эстрада йолдызлары торган саен тузга язмаган “мөгезләр” чыгарып аптырата. Ир белән хатын арасында килеп туган низагны бөтен нечкәлекләре белән сөйли баруларына күнектек инде. Шулкадәр үзләрен жәлләтүдән тәм табалармы, “пиар”ның бер төреме...
Мәскәү артистларына ни кыланса да ярый дияр идең, ат аламасы тайга иярә диләрме әле? Озакламый милли эстрада йолдызларына дә йогар инде бу чир...
Читайте нас: