Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 апрель 2019, 16:10

Тоткыннар төрмә җитәкчелегеннән 1,4 млн доллар компенсация түләткән

Калифорниядә 200ләгән хөкем ителүче төрмә җитәкчелегеннән суд аша 1,4 млн. доллар әхлакый зыян өчен компенсация юллап алуга ирешкән. Алар холык төзәтү учреждениесенең хезмәткәрләрен хөкем ителүчеләр белән явыз мөгамәлә кылуда гаепләгән.

2017 елның маенда төрмә хезмәткәрләре шизофрения белән авырган 28 яшьлек Бо Бангертны бик каты кыйныйлар. Хезмәткәрләргә, имеш, авыруның көненә берничә тапкыр ишеккә сугып алуы, камера буйлап әйләнеп йөрүе ошамаган.
Авыру хөкем ителүчене кыйнаулары видеокамерага эләккән. Бу видеоны урындагы инспектор күреп кала һәм полициягә хәбәр итә. Суд колония җитәкчелегеннән Бангертка 250 мең доллар компенсация түләтүе турында карар чыгара. Өч хезмәткәр эшеннән куыла. Аларның явызлыгыннан газап чиккән тагын 458 хөкем ителүче адвокатларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Читайте нас: