Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 апрель 2019, 13:34

Тәрбияче ир нигә балаларны агулаган?

Кытайда балалар бакчасында эшләүче бер тәрбияче ир балаларны махсус рәвештә агулау буенча шикләнелеп, кулга алынган. Бу хакта New York Post хәбәр итә.

Кытайда балалар бакчасында эшләүче бер тәрбияче ир балаларны махсус рәвештә агулау буенча шикләнелеп, кулга алынган. Бу хакта New York Post хәбәр итә.
Вакыйга Хэнань провинциясенең Цзяоцзо шәһәрендә була. Җирле полициядә хәбәр итүләренчә, Ван фамилияле тәрбияче ир узган атнада балалар ризыгына натрий нитриты кушуда гаепләнә.
South China Morning Post басмасы язуынча, балаларның хәле иртәнге аштан соң начарлана, алар укшый, коса башлый, берничә бала һушын югалта. Нәтиҗәдә 23 бала дәваханәгә эләгә. Инцидентның сәбәпләре ачыклана.
Натрий нитриты балык һәм ит эшләнмәләренең төсен яхшырту өчен һәм консервант буларак кулланыла. Аны медицинада да кулланалар. Әмма шактый күләмдә организмга эләккәндә ул җитди агулануга китерә, кеше хәтта якты дөнья белән хушлашырга да мөмкин.
Читайте нас: