Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 апрель 2019, 13:12

Әнисе “зәңгәр” малаена бәби табып бирә

Дөньяда сискәндергеч, хәтта чиркангыч дип әйтерлек хәлләр дә очрап тора, кызганычка каршы. АКШның Небраска штатындагы Омаха шәһәрендәге бер хатын гей-пар булып яшәүче улының гаиләсенә суррогат әни булган. Бу хакта NBC News басмасы хәбәр итә.

2018 елда бер җенесле гаилә (Мэттью Эледж һәм Эллиот Догерти) бала тәрбияләү хакында уйлана башлыйлар. Догертиның апасы экстракорпораль аталандыру (ЭКО) өчен үзенең күкәй күзәнәген бирергә ризалыгын белдерә. Аннары гей-пар ниятләрен тормышка ашырыр өчен суррогат әни эзли башлыйлар. “Небраска – консерватив штат. Агентлыкларга мөрәҗәгать итәргә шикләндек, чөнки гей-парларга карата булган тискәре мөнәсәбәт билгеле”, - дип сөйли Мэттью.
Шунда Мэттьюның әнисе Сесиль малаена ярдәмгә итәргә була. Сесиль Эледж тиешле тикшеренүләр үтеп, аңа ЭКО ясыйлар. Нәтиҗәдә ул авырга кала. Һәм 25 мартта 61 яшьлек ханым кыз бала тудыра. Шундый ясалма юл белән дөньяга килгән кыз балага Мэттью Эледж һәм Эллиот Догерти Ума Луиз Догерти-Эледж дигән исем бирә.
Читайте нас: