Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 апрель 2019, 19:04

“Хәерче” кунакны туеңа чакырсаң...

Мәскәү шәһәрендә бер кәләш туйга чакырган ахирәтеннән туй бүләгенә өстәп... 200 доллар акча да сораган.Ахирәте башта моны шаярту дип аңлаган. Ләкин телефоннан шалтыраткан кәләш үзенең һич кенә дә шаярмавын әйткән һәм болай дип өстәгән: “Мин туема чакырган һәр парга – аларны ашатуга, күңелләрен күрергә дип 500әр доллар акча сарыф иттем. Синең алып килгән бүләгең 500 доллардан кимрәк. Әгәр 300 доллар өстәп бирсәң, гаделрәк булыр иде...”

Мәскәү шәһәрендә бер кәләш туйга чакырган ахирәтеннән туй бүләгенә өстәп... 200 доллар акча да сораган.
Ахирәте башта моны шаярту дип аңлаган. Ләкин телефоннан шалтыраткан кәләш үзенең һич кенә дә шаярмавын әйткән һәм болай дип өстәгән: “Мин туема чакырган һәр парга – аларны ашатуга, күңелләрен күрергә дип 500әр доллар акча сарыф иттем. Синең алып килгән бүләгең 500 доллардан кимрәк. Әгәр 300 доллар өстәп бирсәң, гаделрәк булыр иде...”
Ахирәт бу сүзләрдән соң телсез калган. Аның әйтүенчә, ул берничә ел инде Австралиядә яши икән. “Бездә туйга биргән бүләк бәясе кәләш белән кияүнең кунакларга сарыф иткән акчасы белән бәйле түгел, - дигән ул. – Мин ахирәтемә 200 доллар һәм 75 долларлык матур шәм бүләк иттем. Шуларны лаеклы бүләк дип исәпләгән идем...”.
Шушы хәлдән соң кызның танышлары бу комсыз кәләш белән аралашмаска киңәш биргән.
Читайте нас: