Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 март 2019, 14:25

Смартфон авырулары эпидемиясе

Немец галимнәре смартфоннар эрасында яңа диагнозлар барлыкка килүе турында хәбәр итәләр.

Немец галимнәре смартфоннар эрасында яңа диагнозлар барлыкка килүе турында хәбәр итәләр.
Мәсәлән, “цифрлы ою (онемение)”. Бу – уңайсыз торышта озак вакыт дәвамында торудан барлыкка килгән муен мускулларының спазмы. Кешеләр (бигрәк тә үсмерләр) шулкадәр смартфон белән мавыгалар, әллә ничә сәгать бер үк позада утырганнарын да сизмиләр. Безнең башның авырлыгы ике килограмм тирәсе. Аны озак вакыт иеп торганда (телефоннарга текәлгәндә гадәттә шулай утырабыз) умыртка баганасына йөкләнеш 10 тапкырга арта. Шуннан соң муен, арка авыртулар, бүсерләр барлыкка килүе гаҗәп тә түгел.
Тагын бер смартфон авыруы: “смартфон бармагы”. Смартфон, планшетлар барлыкка килгәнче хәрефләр җыйганда баш бармакны бик кулланмый идек. Ә хәзер хатлар язганда, гаджетларны кулланганда төп эш аңа һәм имән бармакка төшә. Нәтиҗәдә, шушы бармакларның артриты, артрозлары саны арта. Күп очракта уң кулныкы.
Читайте нас: