

ЧАКМАГЫШЫМ
Чакмагышым, синдә сафлык, ап-ак кышым,
Синдә гомер агышларым, бар табышым.
Яшел урман кочагында син балкыйсың,
Күркәм дә соң, матур да син, Чакмагышым!
Синдә Җәвит, Зөлфияләр канатланган,
Ә чишмәңдә Илфакларың моң чайкаган.
Гыйлемдарның, Марисның ут сүзләре
Шәхес булып күтәрелер илһам алган.
Мәдәният сараеңнан нур чәчелә,
Сәхнәләрдә яше-карты... әй, өздерә.
Халкың матур, татлы синең татар телең.
Күңелләрең – зәңгәр диңгез, ачык йөзең.
Сабантуйлар гөрләп үтә тау буенда,
Кунаклар да һич кыстатмый килә монда.
Чакмагышым, ныклы булсын нигез ташың,
Еракларга күтәрелсен очар кошың,
Хәйран калып, горур әйтсен барлык халкың:
“Бу бит минем туган ягым – Чакмагышым”!
ЯШӘҮ КАДЕРЕ
Кулларымны сузып, аяз күккә
Раббыбыздан сорыйм, иңәлеп:
Бирче димен бары сәламәтлек,
Гомер юлларыма җитәрлек.
Бирче, зинһар, күзләремә чаткы,
Йөрәгемә ялкын өстәргә,
Күңелемнең кара пәрдәләрен
Бик телимен ертып өзәргә.
Иртән торып аягыма басып,
Кулым белән битемне юалсам,
Күз нурымны зәңгәр күккә төбәп,
Кош моңнарын әгәр тыңласам,
“Мин бәхетле!” – дияр идем шулчак,
Нинди матур дөнья, күрегез!
Кычкырасым килә бар галәмгә:
“Яшәү кадерләрен белегез”!
ЫШАҢ КӨЧЕҢӘ
Беркөн шулай килеп мин егылдым,
Барып төштем хәтта упкынга,
Тәмуг уты җирдән калкып чыгып
Яндыргандай булды утында.
Үткән гомер шулчак гөрселдәп
Төшкән төсле булды өстемә.
“Чү!” – дидем мин үз-үземә,
Нишләдең, син, ышан көчеңә?!
Ач күзеңне, кара алга дидем.
Сүнеп барган шәмгә ут салып,
Өметемә түрдән урын биреп,
Хыялыма кабат уралып.
Дөнья матур, шундый хозурлык,
Ләззәтләнеп һәрбер эшемә.
Егылмасам күтәрелмәс идем,
Рәхмәт, аяк чалган кешемә!
ЙӨРӘК МОҢЫ
Бу йөрәгем, йөрәгем ничек түзә икән?
Югалтулар...аннан табышлар,
Сөю газаплары, ялгышлар.
Бу йөрәгем ничек түзәр икән?
Яраласа да ачы язмышлар,
Йөзләремдә калса сагышлар.
Бу йөрәгем ничек түзәр икән?
Әгәр сөю кинәт сүрелсә.
Сине көтеп, башка берәү килсә,
Күңелемә саксыз үрелсә...
Бу йөрәгем ничек түзәр икән?
Авторның "Йөрәк моңы" китабы нәшер ителүе турында язып үткән идек инде.