

Чакмагыш районының данлы Аблай авылында туып-үскән билгеле шагыйрә Клара Низаева-Вәлиеваның чираттагы яңа «Йөрәк моңы» дип аталган китабы нәшер ителгән. Язучының шигырьләре тупланган китап ут күрше Татарстанның башкаласы — Казандагы басмаханәдә чыгарылган.
«Зур шатлыгым, куанычым белән уртаклашам. Казанда «Йөрәк моңы» исемле китабым бастырылды. Күптәнге хыялым тормышка ашты, шатлыгымның чиге юк», — дип сөйләде иҗат әһеле.
Шулай ук әңгәмәдәш иҗат турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Ижат — минем өчен эчке кичерешләрдән ургылып чыккан хис-тойгылар. Алар ташып чыкканда, ниндидер сихри тылсымның, хыялларга уратып, ижат кылларына алып киткәнен үзең дә сизми каласың. Гомумән, туган телебезне саклауда нәкъ ижат кешеләре бик зур өлеш кертә, дип уйлыйм», — диде шагыйрә.
Кереш сүзне китапка Чаллыдан галимә, филология фәннәре кандидаты, доцент һәм шагыйрә Рәзинә Мөһияр язган. Басма 5 бүлектән тора.
Әйтергә кирәк, Клара апа — Башкортстан журналистикасы аксакалы, танылган язучы һәм шагыйрь Әгъдәл Низаевның сеңлесе.
Клара Мидхәт кызын яңа иҗат җимеше белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Юлай НИЗАЕВ.