Әдәбият
27 ноябрь 2023, 17:14

Күрәчәк (хикәянең дәвамы)

...Валера беренче хатынында яши, ә шулай да Әлфиясен оныта алмый, очрашып йөриләр.

Афина Шакирҗанова.Афина Шакирҗанова.
Фото:Афина Шакирҗанова.

Хикәянең башы монда.
Гыйнвар ае... 
Матур итеп тышта кар ява... Дөнья аклыкка, сафлыкка күмелә.
Әлфия салмак кына атлап, урамнан бара.
Уйлары - еракта...
Бик тиздән олы малае Армия сафларына китәчәк.
Балалар... балалар...
Әле кайчан гына беренче кат атлап китүләре, балалар бакчасында каласы килмичә, үзәкләрне өзеп, елап калулары, мәктәпкә укырга киткәннәре, барысы - барысы Әлфиянең күз алдыннан матур кино кебек уза.
Валера беренче хатынында яши, ә шулай да Әлфиясен оныта алмый, очрашып йөриләр.
Әлфияне эшеннән каршы ала да, әйтерсең, яшь егет белән кыз, сөйләшеп, сайрашып туя алмыйча, автобуста утыралар.
Зур малайның армиягә китәсен белгәч, Валера булышасы килеп, итен, балын, маен китереп китә.
- Беләм, – ди, – төнлә мендәргә капланып елыйсың.
- Тик мин бернәрсә дә эшли алмыйм, – ди.
-Беркөнне әкрен генә торып, киемнәремне алдым да төнлә качып сиңа китәргә уйладым.
Ишек төбенә килүгә, якамнан гүя кемдер өстерәп, кире йокы бүлмәсенә кертте. Карыйм, берәү дә юк янымда , – дип сөйли Валера.
Көн саен хатыны моңа ниндидер су эчерә икән.
-Син, –ди, -–Әлфиякәем, икенче автобус тукталышына чыга башла әле. Иртән иртүк су күтәреп, тукталышка чыгып керә теге мәнсез хатын, – димәсенме бу!
Ә бит автобус тукталышы чынлап та, Валералар өеннән ерак түгел, кем белә, ул хатынның башында нинди уйлар?!
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә...
Әлфиянең дә хәлләре бик "әхти" түгел шул.
Чөнки, корсак борынга җитә башлаган, нәрсәдер уйларга вакыттыр.
Ике малай әтисез үсәләр, хәзер өченче сабый өстәләме?!
Больницага барып, баланы төшерү турында сөйләште.
Күп атналык авыры булу сәбәпле, абортка соң инде, дип, аны икенче шәһәргә, ясалма тудыру өчен җибәрделәр.
Больницаны эзләп тапты ул.
Менә палатада берничә аның кебекләр ...
Фамилиясен әйтеп, аны доктор бүлмәсенә чакырып алдылар. Сөйләштеләр...
Уколлар ясап, аны каталкада яңадан палатага чыгардылар. Ярты сәгать саен эчәргә ниндидер таблеткалар керттеләр.
Әлфия белеште, бу тулгак чакыра торган таблеткалар булган икән.
Бер-ике сәгать үттеме икән, аның ныгытып тулгагы башланды.
Аны тагын каталкада алып киттеләр.
Кинәт күңеле тулды, баланы жәлләп ныгытып елый ук башлады. Ләкин соң иде инде...
Бала туды. Тик үле бала...Малай...
Акушерка сорап куйды:

- Баланы калдырасыңмы, әллә алып кайтып күмәсеңме?
Ничек калдырсын инде?!
- Алам, алам,- диде Әлфия.
Әлфиянең кичкә температурасы күтәрелде, аңа антибиотиклар кадый башладылар.
Бу шәһәрдә аның бертуган сеңлесе яши иде.
Кич, Әлфия, сеңлесе апасының хәлен белергә килгәч, үле баланы пакетка салып, больницадан сеңелләренә качты.
Икенче көнне автобус белән үз шәһәренә юл тотты.
Больницада башлаган уколларны дәвам итү уе белән , аптекага кереп дарулар алды.
Үз - үзенә кадый белә бит ул...
Ә менә беркөнне, антибиотиклар коробкасына ничек эләккәндер, белми, кайнар укол кадады үз-үзенә.
Авыртуга чик-чама калмагач, күрше өйдәге медсестра дустына шалтыратты .
Иптәш медсестра кызы кереп, новокаин белән блокада ясады.
Күрә хатын-кыз башкайлары!
Бер төн бала пакетта форточкада эленеп торды.
Икенче көнне, Әлфия, такси алып иртүк Валераның эш урынына китте.
Вахтада кешеләр автобусына утырыша башлаганнар иде инде.
Кабинада утырган мөлаем ханым, төшеп, Әлфиягә урын бирде.
Әлфия пакеттан баланы алып, Валерага сузды.
- Менә малаең, аны җиргә иңдерергә кирәктер бит,-диде.
Валера калтыранып, елый башлады.
-Нишләдең син?!
-Син бит көчле хатын, мин кайта идем бит, ник көтмәдең?!
Автобустан төшеп, эшчеләргә ни әйткәндер, ансын Әлфия ишетмәде.
Алар икесе генә өйгә кайтып киттеләр.
Төшкә кадәр, баланы йолага туры китереп, юып, төреп, татар зиратына Валераның туганнары белән барып, куеп кайттылар.
Шул көннән соң Валера Әлфиядә калды.
Ләкин хатыны бер дә тынычлыкта калдырырга теләмәде аларны.
-Үзем дә тормыйм, Әлфия белән дә торгызмыйм, – дип сөйләгәннәрен җиткерделәр кешеләр.
Хәтта Әлфиянең эш урынына барып, бакчада алмагачларымны кискән, дип, Әлфиянең җитәкчесенә әйткән.
Әлбәттә, аңа ышанмаганнар.
Эт печән ашамый, сыерга ирек бирми...
Шулдыр инде бу!
Ә көннәрдән беркөнне Валера эштән кайтмады. Яңадан хатынына киткән булып чыкты...
Әлфиягә, көндезге сменада эштә утырганда, куркыныч хәбәр җиткерделәр.
Валера үз - үзенә кул салган...
Ә кул саласы көнне, Әлфиягә килеп, бик озак ишек шакыганын күршеләре сөйләде.
Нинди зур гөнаһлар җыйды бит беренче хатыны!
Ике җанны гүргә кертте...
Бүген сихер белән син нәрсә телисең, шуны эшлисең, ә нәтиҗәдә кем җавап бирә, балаларыңмы???!!!
Сихер балаларыңа калып, җиде буынга җиткәнен беләсеңме син, кансыз хатын, дип әйтәсе килә... 

Автор: ГөлӘхмәт.

Читайте нас