

Ике баласы белән иреннән аерылды Әлфия. Туры гына басып торган баганадан да көнләште бит Мирхәте. Кулын да уйнатты.
Ике эштә эшләсә эшләде, балаларын аякка бастырырга тырышты Әлфия, Аллага шөкер.
Эшендә дә төшеп калганнардан булмады, мактау кәгазьләре, премияләр еш бирелде аңа. Отпуск вакытларында балалары белән ял йортларына барып, күңелле генә ял итә иделәр.Үзләре белән гел фотоаппарат йөрттеләр.
Ә иң кызыгы - аннан кайткач, төннәрен фото ясау. Элек бит плёнкалы фотоаппаратлар иде.
Ел артыннан еллар узды...
Эшләренә юллама алып кайткан кызларның берсе, Вилия, инде унике ел элек хатыныннан аерылган шофёр белән йөри башлады.
Әлфия белән Вилия бер-берсеннән ерак яшәми иделәр.
Эшкә бергә йөрделәр алар.
Кызыкайның үзеннән күп яшькә зур ир белән күбрәк "кулланучы" буларак очрашуын күпләр аңлады ...
80-90 нчы елларда илдә "дефицит" заманы бит. Ә Валераның бертуган сеңлесе райпо складларының берсендә эшли.
Магазиннарда да чират торасы юк, нәрсә сорый, өенә китереп кенә бирә Валерасы.
Шулай җайлап - майлап сигез ел узып та китте боларның очрашып йөрүләренә.
Көннәрдән бер көнне Вилия үзенең авырлы икәнен әйтмәсенме Әлфиягә! Иң гаҗәбе шул - Валерадан түгел авыры...
Икенче, гаиләле, зур гына постта эшләүче ирдән булып чыкты бу. Һәм бу ир заты, гаиләсеннән аерылып, Вилия белән башка шәһәргә чыгып киттеләр...
Валера карт әти-әнисенә булышып, алар белән яши бирде. Маллар да күпләп тоттылар.
Менә матур җәй көннәренең берсендә, Валера, иптәшләрен җыеп болынлыкка печәнгә барырга җыенды. Аның белән бергә Чернобыльдә булган якын дустының хатыны Әлфия белән бер җирдә эшли иделәр.
Әлфияне дә чакырдылар печән җыешырга.
Печәнне алып кайтып, әйбәтләп өйделәр. Валераның әнисе тәмле ашлар, пәрәмәчләр пешереп көтеп алган аларны.
Ашап эчтеләр дә, Валера дусларын өйләренә илтә китте. Ул соңгы вакытта зур гына оешмада автобус белән вахта йөртә иде.
Ә бер көнне ул Әлфияне елгага автобусын юарга барганда чакырды...
- Күпме еллар ялгызың, малайларга ир-ат киңәшләре кирәк, бакчаңда да булышырмын, әйдә бергә торыйк, –димәсенме!
Әлфия, ни дип җавап бирергә дә белмәде.
Әмма шул көннән башлап, Валера Әлфиянең балалары белән уртак тел табып, бик еш кына аларга килеп йөри башлады.
Күпмедер вакыт шулай йөргәннән соң, алар бергә тора башладылар.
Ике як туганнарын да җыеп, зур гына мәҗлес ясап алдылар.
Валера бик дөнья көтә торган кеше булып чыкты.
Әлфия читтән торып Казанда укып йөри.
Әлфиянең тагын бер курс укып, диплом аласы гына калган иде. Читтән торып укуын ташлатмады Валера.
Сессияләргә киткәндә дә, балаларын ышанып калдырыр кешесе бар хәзер Әлфиянең.
Валера Казанга Әлфияне үзе үк илтеп куя башлады.
Бергә тора башлагач та , Валера уртак бәби турында хыялланды. Ризалашты Әлфиясе...
Нигә тапмаска ди! Кулларында гына күтәреп йөртми бит аның Валерасы. Әлфия авырга узгач, ике якның да әти-әниләре бик сөенештеләр.
Өйләреннән ерак түгел сарайлар тезелеп киткән. Анда кем сыер, кем бозау, тавык - чебеш тотучылар да бар. Валера белән Әлфия дә берәүләрдән сарай сатып алдылар.
Әлфиянең әниләре тана бирде, үзләре тавык-чебеш алып җибәрделәр.
Тормышлары гөрли...
Җыелышып бакчада эшлиләр, бергәләп печән чабып алып кайталар.
Урманга гөмбәгә, чикләвеккә, болынлыкка җиләккә йөриләр.
Валераның отпускасында җыелышып аның бертуган сеңлесенә Ижауга кунакка киттеләр. Валера, Әлфия, Валераның әнисе, кече сеңлесе, балалар бик күңелле итеп кунак булып кайттылар.
Диплом яклар вакыт та килеп җитте. Ул карындагы бәбие белән бергә яклаячак дипломын!
Бәбие көч биреренә ышана Әлфия!
Сессиядә чакта, төнлә төш күрә, аның Валерасы күп хатын-кызлар төялгән кузовка утырып китеп барды...
Шул төштән соң ике көн үтте микән, Валераның сеңлесе шалтырата:- Әлфия , кайт, Валера өйдә юк.Балалар икесе генә калганнар.
Әлфиянең авырлы икәнен ишеткәч, беренче хатыны нинди генә мәкерлекләр эшләп карамаган иде инде.
"Үлгән сыер бетлерәк, бетле булса да сөтлерәк була", – диләрме әле?!
Кайчандыр куып чыгарган ирнең дә кирәге чыккан!
Балаларын ияртеп килеп, Валераны нәрсәдер эчертеп, үзләренә алып киткән.
Мәктәптә укучы ике малай өйдә икесе генә калганнар.
Әлфиянең авылдан әти-әнисе, Валераның сеңлесе эштән соң балалар янына килеп, булышып йөри башлыйлар.
Әлфия кулына диплом алып, кайтырга чыга. Аны вокзалдан үз әти-әнисе каршы алалар. Сөйләшкәнчә, туры Валераның әти-әнисенә баралар.
-Без сине ташламыйбыз, булышырбыз, баланы табасың, - дип, каршылыйлар Әлфияне.
Шушы көннән башлап, тагын да тыгызрак элемтәдә торалар.
Берүзен генә калдырмыйлар...
Ә Валераны, беренче хатыны бер җиргә дә чыгармыйча, нәрсәләрдер эчереп, өйдә тота.
Күпмедер вакыт үткәч, Валера эшкә чыга.
Сеңлесе, әтисе, Әлфия Валераны эшеннән каршы алып, сөйләшергә уйлашалар. Автобус тукталышында көтеп алалар аны.
Әмма аларны күрү белән, Валера үз-үзен белештермичә, якындагы агачлар арасына кереп чаба.
Үзе һаман кычкыра:
- Мин сезне белмим!
- Мин сезне белмим!
Шушы көннән соң Әлфиянең Валераның кире кайтуына бөтенләй ышанычы бетә...
Карындагы бала да тынгысызрак тибенә башлый. Нәрсәдер сизенәме нарасый?
Дәвамы бар.
Автор: ГөлӘхмәт.