

Башы монда.
Хуҗабикәнең өстәл янындагы бүкәнгә утырырга ымлавы, хәлсез балакайларның мунчадан соң күзләренә нур кергәндәй булуы, Бикә белән авырлы булса да Мәликәнең казан янында кайнашканы, сәкедә аягын сәлендереп утырып торган Зифаның килеп кергән кунакларны күзәтүе, өйгә ниндидер бәйрәм төсе тараткан иде. Әлегедәй очрашу сөенечен бу өй озак еллар кичермәде инде. Әллә кайдагы, моңа кадәр күренмәгән туганнары кайтып кергән мени... Кичергән кайгылар да, каһәрле сугыш та әзгә генә онытылып калгандай булды.
Габдрахим яккан мунчасына күрше-тирәгә кертелгән ,,вакуированнай,,ларны да дәште. Чиратлап алар да бет баскан чәчләрен, киемнәрен өстәп-өстәп яккан мунча эссесендә кәкли-кәкли юындылар. Алар очында Габдрахимның гына мунчасы бүрәнәдән иде шул, җиргә казып эшләнгән мунчалар да урамга икәү генә. Бер ягылган мунчада бөтен урам диярлек гел балаларын чапты, өлкәннәр үзләре дә юынып чыгар булды.
Шулай ишәеп, тагын көннәр үтә торды. Мәктүп улларының кечесе бик каты авырып, урында ятты. Габдрахим районнан алып килгән тирә-якта даны таралган доктор бу ваба чиреннән малай бик бәхетле булса гына терелер дип кайтып китте. Рәхмәт яугыры, башкаларга йогуын йокмады тагын. Беркөнне, Мәликә бүген-иртәгә бәбиен табар инде дигән мәлләр иде, әле алар Бикә белән сарык фермасыннан кайтып җитмәгәннәр, ә Габдрахим каралтыда йөрегән чак, балалар бер мөгештә уйный, авыру малай сәкедә юрганына төренеп ята иде. Алла Геннадьевна мич алдында торган чырагачларны учына алды да, ут токандырды.
- Амен, иди сюда, монда кил, - дип, Әминәне почмакка чакырып алды. Чырадан төшкән ялкынны мичнең акбур белән акланган аркасына төшерде. Эңгердә күләгәләр әллә нинди сурәтләр ясап, хәрәкәтләр барлыкка китерде.
- Не скоро еще война закончится...
Шулай сөйләнеп, улы сугыш башлангач та һәлак булуын, оныкларының инде фронттагы аналары да исән кайталмас дип, кайгырып башын аска июе, тиздән үзләренә юл төшкәнен дә әйтеп бирде. Әминәгә дә авыру малае бик озак чирләвен, әмма тереләчәген, яңа туган сабый белән хатын-кыз үлеменең күренүен әйтеп, хуҗабикәне һушыннан да яздыра язды. Нәселегездә ятим баланы ташлаучы булган, буыныгызда баласызлык, ир балаларның озын гомерле булмавына шул сәбәпче диюе, бу әле шулай озак дәвам итәчәген, чит милләткә өйләнеп кенә, киләчәктә ятимнәр калуын туктатып булачагын бер татарча, бер урысча Әминәгә аңлата барды Гинә апасы. Әминә тәмам исәнгерәде, урысча әзерәк үзе дә сукаларга өйрәнде, Гинәсе дә татарча аңлый да, әз-мәз сөйләшә дә башлаган иде инде. Ике яшьтәш дигәндәй хатын шулай чыра ялкынына карап, елашып, аңлашып утырганда бер-бер артлы өйгә кайтучылар бу күренешкә тап булып, артык аптырамадылар. Сугыш елларында еламаган көннәрнең бик сирәк булуы ят нәрсә түгел иде бит.
Мәликәсе генә бала тапканда үлеп куяр микән ни, эче очлаеп, малай туасын белдереп тора, и Раббым, нинди кайгылар әзерләдең, буыннарда ир балалар кыска гомерле булыр диме... Күзеннән яшь кипми йөргән шул көннәрдә Мәликәсенең тулгагы башланды. Бакча артындагы мунча ягылып, бәбине тудыртырга дип Әминә, Гинә апасы белән Мәликәне җитәкләп, шунда алып китте.
Бәби табулары беркайчан да җиңел булмаган. Кешедән кеше ярала бит. Ана кешенең бөтен тамырлары өзелеп бетәр, тик танау-борын очында гына кырык беренче тамыры өзелмичә калыр дигәннәр борынгылар. Хак сүзме, әллә ананың кисү ачыларын ни кадәр дәрәҗәдә авыртынып үткәрүен аңлатырга тырышкан чагыштырумы, тик чыннан да шулай шул. Кемдер, йә үләсең, йә каласың, икенең берсе дияр. Монысы да дөрес. Кеше кадәр кеше тугыз ай буе үскән карын һәм шундый да авыртынулар аша дөньяга кеше тудырган хатын-кызны Изгеләр рәтенә куючылар һич тә ялгышмый. Бигерәк тә сугыш вакытында ачлыктан хәлсезләнгән, авыр эштән биртелгәннәрнең хәлен әйтеп кенә аңлатырлык түгел шул. Мәликә дә арык кына, нәзек кенә гәүдәсе белән ни утыралмады, ни басып торалмады, ятуны уйларлык та түгел. Ни эшләргә белми, әнисе әйтмешли, кыз корсак, бәби үскән саен эче үсеп, карыны бәйләнгән челтәр кебек тартылып, сырланып бетте. Корт ерган кебек булган бит карының, балакай, дигән әнисенең сүзләре дә, Гинә апаның анасы кырында ярдәмләшеп, сулар әзерләвен дә күрерлек һәм ишетерлек дәрәҗәдә түгел иде. Озак газапланудан соң, Әминә таушалып бетеп искергән күлмәге итәгенә оныгын төшерде. Бисмилласын әйтеп, кендек кисү дә аның өстендә булды. Эййй Зифа оныгын да шушы мунчада кендек инәсе үзе булып, кабул иткән иде Әминә. Кодагый бәхетләре күрерменме икән бер заман, дип уйлады бу оныгына да кендекәй ана. Ике кызы бәби тапканда да ирләре уйлап та бирмәде, дигән уйлар башыннан китмәде. Мәликә монда кайтып тора башлаганга атна да үтмәде, кияү тиешле кеше кыз бала тапкан солдаткасын алып та килгән диделәр. Шуңа Мәликәсе дөньядан бизгән кеше кебек йөрде соңгы арада. Гинә апа әйткәннәр, юраганнар юш килмәсен инде берүк. Исән генә булсыннар. Заманына карата күтәрәлмәслек гарьлекләр булса да, кызларының язмышлары шулайдыр инде күрәсең. Малай бәби тупылдап торган, ап-ак тәнле, шалкан кебек нык булып туган иде. Гомерле бул сабый дип, кара мунча эчендә тәүге теләкләр татар телендә һәм урыс телләрендә яңгырады.
Алла Геннадьевна үзе дә, оныклары да чиксез тәрбияле һәм ярдәмчелләр иде. Мәликәне бәбәйдән соң аякка бастырышырга, бәләкәч мәктүпне авыруыннан арчаларга, яңа туган бәбине тәрбияләшергә, калган балаларны бертуганнардай итеп ашарларына, киярләренә хәстәрләшергә бик тә ярдәм итте ул Әминәгә. Үз туганыннан да мондый изгелекне күпләр күрмидер әле. Сельсоветтан алып кайткан эвакуированныйлар паегын да бергә кулландылар. Ишле гаилә ачлыкка интекмәде. Башкалар агулы башак җыеп, язын кырылганда да әҗәл бу йортны читләтеп үтте. Бер-берсеннән алар күпкә өйрәнде.
Әминә чыра ялкыныннан Гинә апасы күргән кайгыларның буш сүз генә булуын көн-төн теләде. Әмма ир хатыны булган Әминә беркөнне килеп, үзенең авырлы икәнен аңлады. Кырык алты яшьлек булса да, Аллаһуның биргәне дип сөенсә дә, теге сүзләр үзенә кагылмаса ярар иде дип тә янып, көяләнеп йөрде ул. Гомерендә авыр төшертеп йөргәне булмады, туасы җан булгач ни хәл итәсең... Эче беленә башлагач кына бу хәбәрен Габдрахимына җиткерде. Гинә апасы да илле яшьлек кенә, үзеннән дүрт яшькә генә олы икән. Кайгы, сугыш бөгеп салганга үз яшеннән артык зур күренә шул. Аңа да үзенең хәлен аңлатты Әминә...
Мәликә иренә бик ачулы иде. Алама кеше булып чыкты, азгын булды, сугышка барудан да качып калды. Саңгырау булып йөресәм дә, яшәячәкмен, фронтка барып пуля астына кермәячәкмен диде бит ул. Бу хатын дилбегәне нык тота ди, авыл буйлап нәсел үгезе булуын тиз туктаткан ди. Кешесенә эләксәң, туктаталар инде. Менә мин аның баласын ялгызым үстерергә тиешмен. Әткәйнең дә, әнкәйнең дә шул иреңә түзеп яшәмәдең, балаңны ятим иттең дигән карашларын тоям. Сүз белән әйтмәсәләр дә. Сирәк-мирәк Бикәгә дә сүзләр эләккәләп куя, үзләренчә ата белән ананың тәрбияләведер дә соң, дигән уйларга еш бирелде яшь хатын... Малаена Мәликә, аның әтәсен яратмаганга микән, үзе генә бала белән калып, килер тормышының ни төсле булырын белмәгәнгәме, читсенеп карый. Менә Камил улына да сигез ай тулды Мәликәнең. Әнисе, Гинә апасы, Бикә ярдәмләшмәсә, бу баланы ни төсле карар идем дип, бу авылдагы сарык фермасына эшкә чыгып китә.
Яз башлану сугыш михнәтеннән арыган авыл халкына бераз гына өмет өстәгәндәй. Бәлки, бу язда сугыш туктар дип ышана алар. Гинә апалары кире үзләренә кайтып киткәнгә дә байтак инде. Арба юлы ныклап төшеп бетмәгән апрель аеның соңгы көне иде. Инде өч көн тулгактан интеккән, кисүенә тешен кысып йөргән Әминәне бүген Габдрахим зур гына булган мари авылына алып китте. Район үзәгенә караганда якынрак та, юллар да кипшенгәнрәк дип, ат арбасындагы түшәк өстендә ,,эчем,, дип үрсәләнгән хатыны белән юлга чыкты ул. Ат тотырга мазар кирәк булса дип, кече мәктүп улын да алды. Баланы куркытмыйм дип ыңгырашырга да базнат итмәде Әминә. Авыртуларга чыдар әмәл юк, бала туымга килми. Менә тау башыннан мари авылы, бүлнисле авыл күренде.
- Әз калды инде, Әминәкәй, түз. Котылырсың, боерса, - диде аңа ире, тынычландырып, йомшак итеп.
- Тукта, - диде, Әминә, түзәр хәле калмыйча.
Атны туктатып, хатынының юрганын ачса, түшәге сүл белән тулган. Әминә азаккы сулышын алганда, түшәккә ничә көннәр туарга газапланган малай бәби дә килеп төште. Тик ул үле иде. Габдрахим алып, селкеткәләп тә карады. Юк, елау тавышы чыкмады. Әминәсенә үрелеп караганда, анысы, балаларының инәсе, тормыш көткән иптәше авыртынуларыннан котылып, хәсрәтләреннән арынып, күзләрен тынычланып мәңгелеккә йомган иде инде. Читтәрәк басып торган улына әти кеше:
- Борыл улым, хәзер килсәң дә була инде, - дип, үле бәбәйне хатынының куенына салып куйды да юрган белән өсләрен каплады. Инде хәзер бүлнискә бару соң иде, атны кирегә борып, алар кайтыр юлга төштеләр...
Әминә кызларына ныгытып, алай-болай була калсам дип, әйтер сүзләрен дә әйтәлмәгән иде әле, дөньяның авырлыгына бирешмәгез, берүк дип тә акыл, нәсыйхәтләрен җиткерәлмәгән иде аларга. Мәликә Камилен сигез ай имезгән баласын, әнисен җирләгәч тә атасына илтеп бирде. Үзе башын алып шәһәргә чыгып китте. Ятим бала кодагыйдан гына җылылык татый алды. Ятимнең авызы-борыны каннан кипмәде. Үскәч, аны язмыш ерак шәһәргә алып китте. Гинә ападай изге күңелле мәрья кызына өйләнде ул. Балачакта күргән авырлыклары өчен микән, Аллаһу аны озын бәхетле гомер белән бүләкләде. Илле яшьләрдә анасы кырына кайтыштыра башлады. Ул вакытта Мәликә авылга кайтып үзе йорт салып яши иде. Гаебен, баласын ташлап киткән гаепне Әминә анасына сылтады. Үзен жәлләтеп, сине, балам, бәбәйләткәндә дә инәй өйдә бәбәйләргә рөхсәт итмәде дип, бар бәхетсезлеген анасына өеп сөйләде. Белүчесе бер Аллаһу. Кем дөресе, дөрес... Әмма ятимлекне бу нәсел кешеләре еш татыр булды. Ике мәптүк, Зифа дүрт үгәй белән үсте. Габдрахим балаларны какканнарын сизеп, үгәйләрне алган җиренә кире кайтарып куя иде. Бикә аягы аксак бригадирга кияүгә чыкканнан соң, Зифагы үз янына алды. Әмма болар тормышка ашканчы Әминәсез калган йорт бик күп михнәтләр татыды әле. Әминә вафатыннан соң бер елдан Бөек Җиңү дә килде. Бик зур корбаннар сораган Җиңү иде ул бу гаилә өчен дә, гомумән, безнең илебез өчен.
Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова.