

- Бетеп кайтмагансыңдыр ич? - ишектән килеп кереп, тупса янында таптанып торучы кызына Әминә шулай диде. Корырак килеп чыкты бугай әйтелгән сүзе. Ана йөрәге сыкрап куйды. Каты бәрелдем, дип уйлады ул, ишек төбендә һаман таптанып торучы кызына кырын карап. Бер биреп җибәргәч, торсыннар иде инде бит. Ирдән аерылып-каерылып йөрүләр мактаулы эш түгел. Кайткан саен кызын үгет-нәсыйхәт белән озатып җибәрер булды ул. Авыл өстендә йөзгә кызыллык китермәсен иде инде. Ыстрамы ни тора соң. Икенче кызың ирсез дип, йөзеңне ертырга да күп сорамаслар. Авылда төчкергәнеңне дә ишетәләр. Хур кызыдай чибәр Бикәсе алданмады мени! Авылга колхоз рәисе булып килгән мут, кызыкаеның башын әйләндергән бит. Өйләнәм, сорап барабыз дип, ышандырып бетергән. Ә үзенең авылларында хатыны булган. Чибәрлегенә һушы киткәндер инде чукынганның. Ап-ак йөзле Бикәсе чәйне дә ак су итеп кенә эчте. Имеш, битенең агы бетә... Әнә шул аклыгына, сафлыгына ымсынган да инде керәшен рәис. Язга табан ак йөзенә чөлкәр калка башлагач, яз, сыерчык күргәч кар белән юыныр да бетәр, ак йөзе тагын үз урынына кайтыр диде Әминә. Ул чөлкәр булмаган, тут булган! Сыерчыклар кайтуга кызының эче йомрыланып килеп чыкмасынмы! Гарьлек. Гаиләгә генә түгел, нәселгә гарьлек булды. Сугышка кадәр, тук еллар башланган мәлләр иде. Бикәнең эче беленә башлау белән ристан рәис авылларына кайтып тайды. Үзе дә рәхәт күрмәс әле. Егетмен дип алдашып, сорарга барабыз дип, тегесе дә җебеп төшкән шул... Бала-чаганың үз башында булмаса, җир тишекләре булса, оятыңнан кереп кенә китәр идең дә соң... Башыңа төшсә, күтәрәсең, күтәрдек ул оятны. Әтәләре авыз ачып мине битәрләмәде, әмма күз карашыннан,тын алышыннан, кызлар өчен син җаваплы идең, дигән уен сизәм. Аңа бу гарьлек бик бәрде. Горур башын аска иебрәк атлар булды. Минем арысландай баһадир Габдрахимым алдында шушы эш өчен җуеп бетерәлмәслек гонаһым иде. Зәңгәр күзле, тупылдап торган, үземә суеп каплагандай охшаш кыз бала дөньяга килеп, бу мәсхәрәне бераз йомшарта төште. Күрәчәктер инде диеп язмыш белән ризалаштык. Ә бит ата-ана өчен борынгыдан килгәнчә, кыз үстереп, төгәл килеш кияүгә бирү бурыч булып тора. Әнә шул бурычка хыянәт иттек без гаиләбез белән. Каһәр төшкән сугышы да башланды. Бәла килсә, парлап килә ди бит, олы улыкаем сугышка китеп өч ай гына үтте, Мәскәү кырында яраланып, гүспительдә ятып, дөньялардан китеп барган. Өрлектәй улымны югалту йөрөгемне төбе тамыры белән йолкып алу булды. Көнем елап үтә. Бу сынаулар ни өчен бирелде икән миңа димен. Калхузга керегез, малыгызны уртак утарга итеп япмасагыз, кулак дип, башыгызны Себер озатабыз дип колак итен ашагач, ике атны, ике сыерны, башка әйберләрне тапшырдык. Күз яшьләрен түктек Габдрахимым белән бөртекләп җыйган малларыбыз иде бит. Хәләл көчебез иде. Баш бетмәсә, мал бетмәс дидек, бирдек, котылдык. Хәлимәнең әтә-инәсен озаттылар Караидел урманнарына. Хәлимәләрен ярлы Хәмәтрәйгә кияүгә биреп калдырдылар. Үзләренең башлары югалды шунда, кайталмадылар. Авылның иң уңган кешеләре иде. Хәләл көч белән тырышып дөнья көтүчеләр иде. Улымны сугыш йотты. Каберенә дә барып дога кылып кайталмыйбыз. Егерме яшьлек кенә чагында нәсел дәвамчысын каберләр алсын әле. Җир йотса ярар иде шул Гитлирны. Абзаң башына тудың дип, кайсыбер чакта, авызын тутырып улаган чакларында Бикәнең шул атасыз кызын кычкыртам. Аннан кочагыма алып елыйм, икәү бергә елыйбыз. Зәңгәр күзле шушы Зифа күбәләктәй очып дигәндәй йөри, яратмас җиреңнән яраттырыр кызчык. Ничә тапкырлар кияүгә киткән җиреннән кайтты да җитте бит бу Мәликәләре. Инде икенче кызы бәхетсез булсынмы ни инде! Ир ышыгы ир ышыгы инде ул. Ике ятим баласы булыр микән ни. Ире йөри имеш, йөрер дә кайтыр. Шушы сугыш аркасында инде. Буа буарлык булды бит тол хатыннар, солдаткалар. Бик күпләре тугры булып көтә ирләрен. Бар шул бар, ир дип, селәгәй агызганнары да. Ирләре кайткач андыйларга рәхмәт әйтерләрме әллә? Авыл җирендә безне капчыкка яшереп булмый. Әнә шундыйлар янында йөри икән кияү кеше. Менә дигән итеп биргән идек монысын. Бераз иркен тын алган идек апасының оятыннан соң. Кодагыемның әйбәтлеге! Юк инде, кайта да җитә бит. Якыннан мал алма, якынга кыз бирмә дигәннәр борынгылар. Күрше авыл булгач, әнә тагын йөгереп кайткан. Эче йомрыланып, очланып кабарып торган кызына, яшен тизлегендә башыннан үткән әлеге уйларыннан арынып:
- Нәрсә дип торасың инде ишек төбендә фәкыйрьлек теләп, үт әйдә, үт, - дип әйтте Әминә, тавышындагы корылыгын һаман үзгәртмичә.
- Сал, сал өстеңне. Җүнле хәбәр белән йөрсәләр ярар иде дип, котларым очып кына тора бит. Абзаңның кайгысы кара сарыга сабыштырды. Әтәгезне берүк, трудармиягә алмасалар ярар иде дип, көн-төн телим. Әнә әле дә, элмә сындырып кайтыйм дип әрәмәлеккә китте. Шул ике сарык кимерештерер дигәннән инде, алардан калганын казан астына яксак. Урманчы Әптерәй әрәмәлеккә дә керетми бит халыкны. Ярамый, бер уч ашлык белән башлары өтермә киткәннәр кебек буласыз, Совет урманыннан чыбык алырга да ярамый ди бит. Кояш язга тәгәрәсә дә, суык әле, суык. Ике сарыкның берсе бәрән салды, икенчесенеке сыңар гына. Үч иткәндәй сыер кысыр калган. Өметләнгән идек бозау булыр дип. Кәкүккә кадәр тарткаласак, сөте төшәр төшүен дә, бозаулаган кебек булмас та соң... Башы исән булсын инде. Кечерткәнгә чыгалсак, аннан балтырганы китәр иде, боерса. Собхан Алла, эчең очланып тора, балам, бала - малай булыр. Дүрт саны төгәл, акыллары камил булып тусын, тигез карап үстерегез, игелекле сабый булып үсергә язсын... - инде бераз йомшара төшкән ана кеше, шулай сөйләнә-сөйләнә кайнап чыккан самавырына тагын кузлы күмер өстәде. Барлы-юклы ризыкларны өстәлгә тезде. Мәликә өстендәге сырмасын салса да, әнкәсе бәйләп биргән мамык шәленә төренә төшеп, җылы мөрҗәне кочаклаган килеш, шунда битен терәп, анасына берни әйтми тора бирде.
- Күзләреңә караганда, тагын үзең генә килеп керүеңә караганда, эшләр әйбәттән түгеллеген күңелем сизә... Чәй эчеп, тынычлангач Сыртка кадәр озатып куярмын, яме. Түз инде... - ана күңеле дә боз түгел, язмыш, күрәчәк камчысы чыбыркылап каешландырып бетерсә дә, баласы басып тора ләса алдында, күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды Әминә.
- Юк. Теләсә нәрсә эшләтең, бармыйм башка шуларга. Колагына тәмәке суы салып, сугышка бармаска ак билетле булып калды да. Шунда кеше рәтеннән нимескә каршы китсә, мондый мәсхәрәдә яшәмәс идем. Гомере булса кайтыр иде әле. Мин тынычлыкта инәй белән дөнья көтеп ятыр идем. Ярты көнемнән артык вакыт фермада, бозаулар кырындамын. Болай, нәсел үгезе кебек тегендә барып төртелә, монда... Хәкимәдән кызы туган диләр. Галие кайтса, икесен дә бәреп үтерер әле. Без йокларга ятканда да Галимҗанның утырып калган кызы янына кереп китә. Качып та йөреми бит ул, ичмаса. Авыл ирләре кайтсын гына ул саңгырауны тәки берәр нәрсә эшләтәчәкләр. Тегендә алар кан коя, бу монда азгынланып йөри. Кумагыз, әнкәй. Әткәй дә аңлар... - шулай дип, мич буендагы сәкегә елый-елый килеп утырды Мәликә.
- И бала, тереләй утка саласыз бит сез мине. Бикә апаң сарык фермасына чыгып китә, йөрәкләрем жуу итеп кала. Берәр карайөз тагын хөсетләнмәсен, башыннан көлмәсен дип, дер калтырап торам. Әтәңә генә әйтмим. Абзаң булса, яклар иде, башын ашады бит Гитлир, - диде, яулык очы белән күзен ышкый-ышкый битен кызартып бетергән ана.
Зәңгәр күзле Зифа, зүрнәсе сарык йоныннан бәйләп биргән озын күлмәген, бәләкәй генә нечкә бармаклары белән чеметә төшеп, сәкедә елап утырган түтәсе янына килеп елышты.
- Җылама, бүген мин синең белән йоклармын, җәме. Әни белән икегезнең уртагызда, җәме. Түтәй, җылама инде... - алтынчы яше белән барган кызчык түтәсен шулай тынычландырды.
Габдрахим, язгы каты кар өстеннән сөйрәп кайткан элмә ботакларын, күптән инде печән күрмәгән күтәртергә якынлашкан хәлсез сыеры һәм арык сарыкларының алдына салды да өйгә керде. Төшкелеккә ауган кояшның җылы нурын тотып калырга теләгәндәй, кылычтай үткер сыртларын җылытырга тырышып, тоякларын алмаш тилмәш күтәргәләп, кар салкыныннан яшерергә маташкан маллар, хуҗаларына игътибар да итми элмә кимерергә тотынды.
Хуҗа, иллегә аяк басып, яшь чутының төймәләрен алтмышка табан тартучы, карап торуга күркәм, молаем абзый кеше. Артык сөйләшеп бармаса да, өйдәгеләр аның карашыннан ни әйтерен аңлыйлар иде. Авыр вакытларда шул эндәшмәвен күтәрү өй эчендәгеләргә тагын да эч пошу өсти. Өч кыз, өч ул үстергән ата кешене авылдашлары да аз сүзле, бер минут та тик тормас, юктан бар итә торган итеп белә. Хөрмәт итәләр. Алыптай улын сугыш тартып алгач, тагын да олпатлана төште Габдрахим. Өч кызы өлкәннәр инде, олы улы шаһит булып, фронтта фанилыктан китте. Ә ике малае үсмерләр әле. Бәләкәй Зифасы белән Бикә дә алар өстендә. Әлимә белән Мәликәсенең үз тормышы. Балаларны аякка бастырырга кирәк, бу мәлгунь нимесне дөмектермичә дөньялар рәтләнмәс... Үзе дә ике сугыш кичкән Габдрахим, иртәннән башлап башыннан чыкмаган шушы уйлары белән тупса аша атлады.
- Ни хәлләрдәсез? Мәликә дә килгән икән. Фермадан туры безгә төштеңме ни? Кияү ни хәлдә? Сезгә дә заем тагалармы? Ит, сөт, җөн, йомырка, киптерелгән бәрәңге заданиеларын ничек бастырырга дип йөргәндә, шул заем белән дә халыкны аптыраталар. Бердән-бер малае фронтта булган Гайшәттәйне силсәүиткә бикләп төн чыгарганнар. Аның ягарына утыны, чыбыгы, камылы да юк ичмаса, заем, заданиеләрен ни төсле бастыра алсын... - чишенеп, кулын юып йөргәндә шулай сөйләнде хуҗа кеше. Аннан камзул кесәсеннән чыршы күркәсе алып, Зифага сузды:
- Куян биреп җибәрде сиңа, тәти кыз. Уйнасын диде. Кая, ния эндәшмәйсез? Авызыгызга су каптыгызмы әллә? - самавырдан мәтрүшкәле тустаганга кайнар су агызып торган Әминәсенә карашын төбәде хуҗа.
- Әйтмә генә инде, әтәсе. Фәрихәне дә беркөн заемыңны ния әлдә алмыйсың дип, силсәүитнең идән астына, базына япкан палнамученный. Анасы ярты төндә эзләп чыгып, сәүит ягыннан ишетелгән шыңшу тавышыннан барып тапкан. Аксак аяклы үләксә тауыктан ничек йомырка салдырасың инде, җитмәсә кышын. Күкәй заданиегыз капланмаган дип, бергадир, бая син урманга киткәч кергән иде. Оекбаш, бияләйләрне бәйләп, юып киптердем. Бергадирләргә керетеп чыгарсың. Утырың, җәймә генә катырдым инде. Он бетә, әзрәк бәрәңгегә алмашып кайтмассың микән мари авылыннан. Бәрәңгесе дә орлыкка әз кала. Чирәмгә аяк басарга гына да бер ай нык бар бит әле, - диде хуҗабикә көрсенеп.
Зифа түтәсен җитәкләп өстәл янына алып килде дә, үзе зүрәтәсенең итәгенә менеп утырды.
Плитә өстендә кабартылып алынган җәймә белән мәтрүшкәле чәйне кипкән җир җиләге салып, алар чәй эчә башлады. Капка шыгырдап ачылган тавышка Әминә сикереп торып, яртылаш бозланган тәрәзәгә күз салды.
- Мәптүкләр дип торам, кара, күтәрмәгә табан ир кеше үтте. Танымый калдым, - диде хуҗабикә. Аның мәптүкләр дигәне, авылларындагы дүртьеллык мәктәптә икенче һәм өченче классларда укып йөргән улларын әйтүе инде. Ишек ачылып, аксаклый-аксаклый атлаган бригадир Хәбир, чакка озын шинеленең чабуына басмыйча, алпан-тилпән өйдәгеләр янына үтте.
- Исәннәрмесез. Саусызмы? - диде ул, тамагын кыра төшеп. Шуннан өстәл янында торган эскәмиягә килеп чүгәләде.
- Яхшы, Хәбир. Нинди хәбәрләр белән йөрисең, фронттагылардан хәбәрләр бармы? Утыр мондарак, чәй эчеп ал, - дип хуҗа, Әминәсенә тустаганга чәй агызырга ымлады.
- Абзый, ул нимескә авызлык кидереп әле генә булмайдыр ул. Хәтәр бит, яуыз. Ранен булып, гомерлеккә чатан булып шуның аркасында гарип-гораба булып йөре инде! Миңа хәзер нинди кыз карасын, аксакка кем карай... Көн дә үлем хәбәре, кара кәгазь авылларга яңгыр кебек ишелә генә. Райунга Ленинградтан вакуирывынныйларны китергәннәр. Ил буенча тараталар икән. Авылларга таратып бирәләр, өйләре әз-мәз җылырак булган симьяларга керетергә дигәннәр. Ысписыкта сез дә бар. Иртәгә атлар белән аларны алып кайтабыз. Йоклар урын әзерләрсез. Балалы хатыннар, корткалар гына, ирләр юк. Шул иде хәбәрем. Әәә ашату дисәгез, аларга паюк бирелә икән әзрәк. Әминәттәй, якты йөз белән кабул итәрсез инде... - ясалган чәен чүмереп эчеп куйды да Хәбир, солдат каешын кыса биреберәк торып басып, аксаклап ишеккә табан атлады.
Бригадирны озатып кергән иренә Әминә аптыраган тавыш белән:
- Эйййй мескеннәр, йорт-җирләрен ташлап качканнар диң, ә? Бу Гитлир басып алмаса ярар иде. Безгә дә вакуирываннай кертәбез диде, сугыш кырларында улымны күрмәделәр микән? Балакаем йөрегән, ул сугышкан җирләрдәндер әле, мескенкәйләрем... Әтәсе, теге мәптүк улларыбызны идәндә йоклатырбыз инде. Юрганнарын кешегә ябырбыз, үзебезнекеләргә синең иске тун да ярар... Кара, кешеләр килүгә әзерләник инде. Бәләкәй йомарлам шомыртлы сары маемны өйтүбәстеннән алып төшәргә кирәк. Габдрахим, мучаны караштырып, чыбыкларыңны әзерләштереп куй, бахыркайларга муча ягарбыз, и юлларда интеккәннәрдер инде. Сугыш җиреннән качканнар бит, балакайлар... Ни, әтәсе, Мәликә кызың кияү янына бүтән бармыйм дип кайткан. Күрәчәк шулдыр инде, бер бәхетсезе янына икенчесе дә сыяр, үз сөягең бит... Ә? - бөтен әйтер сүзен әйтте дә салды, инде корылык, ачулары әллә кая юк булган Әминә шулай.
Ата кеше әллә ишетмәде, әллә эвакуированныйлар килә дигән хәбәрдән уйлары белән чыгып бетмәгән иде, колаклы бүреген батырып киде дә, сырмасын тотып тышка чыгып китте.
Аларга төенчек тоткан Алла Геннадьевна һәм аның ике оныгы Миша белән Марусяны кереттеләр. Балалар сигез, ун яшьтә булса, түтекәй алтмышлар тирәсендә кебек. Бәлки, яшерәктер дә, әмма хатын элеп киптергәндәй, тире һәм сөяктән генә тора сыман. Тиресе ныклабрак тотмаса, сөякләре шалтырап идәнгә коелыр да төшәр кебек. Балаларның да күзләре эчкә баткан, чокырда калган күлләвектәй, кара күләгә булып яткан күгәргән күз төпләреннән тоныкланып калган аларның карашларын күтәрүе авыр иде. Хәлсез булсалар да, яңа урынга килү кызыксынуыннанмы сабыйлыктан чыгып бетмәгән малай белән кызның күзләре җанланып китүләрен чамалыйсың. Алар инде язмышларына, өлешләренә төшкән авырлыкка, шушы сынау агымына бирешкән кебек, тормышларындагы каралыкка күнеккәндәй тоелдылар. Тәмам арыганнары сизелә.
Татар авылының күбесе салам түбәле булса да, әлеге такта түбәле җылы өйгә килеп кергән түтекәй, хуҗаларга сынаулы караш ташлап, кулын күкрәгенә куеп, башын ия төшеп, барысы белән дә исәнләшеп чыкты. Үзен Алла Генадьевна дип танытты. Өйдәгеләр, татарчага тартым сүз ишетеп, бер-берсенә карашып куйдылар. Габдрахман абзый элеккеге солдат буларак, тылмач-тәрҗемәче ролен үтәде. Түтекәйнең үз исемен әйтүен, әтисенең исемен әйтеп, телне сындырырга мөмкин булганлыктан, хәлдән чыгып, ничек ,,Алла,, була инде, шулай дип кешегә дә әйтәләр ди мени, Алла күктә генә ләбаса, тәүбә, тәүбә дип, өйдәгеләр казан астына чыбык өстәргә барган җирләрендә пышылдашып бер-берсенә шулай диештеләр. Әминә түти, мин аңа Гинә апа дисәм ярармы икән дигәч, Габдрахманы кунакка урысчасын вата-сүтә булса да, аңлатып бирде. Гинә апа, хәлсез какча йөзенә бераз елмаюын чыгарып, көлемсерәгәндәй итте дә, ,,можно-можносын,, кабатлады. Монысын гына Әминә үзе дә аңлый инде. Тора-бара һәрберсенең исеменең яңгырашыннан елмаешу, көлемсерәү ике якның да йөзләрендә чагылды. Миша белән Маруся әкрен генә ,,А меня", ,,Ма лика, Би ка, Зи фа, Габ драх ман" дип бер-берсенә карашып, елмайгандай итеп кабатлаштырдылар. Зифага үзенә уйнарга мәктүп абыйларына өстәп, тагын ике бәләкәй кеше артуы шатлык кына булды.
Гинә апага, оныкларга бәрәңге бакчасының артына ук салынган, җиргә сеңәм дип торса да, кайнар парлы, каен миллекле, мәтрүшкә исе чыгарып каршы алган кара сөремгә батып беткән, әмма сугыш җиреннән качып килгән олы бәлагә тарыган кешеләргә мунча, соңгы ничәмә айлардагы, зур бәхет кебек булды. Балаларның чәче икесенеке дә мунчада ялтыратып кырып алынды. Баблары (бу ике бала зүрәниләренә бабушка дигән сүзне шулай кыскартып әйтәләр, монысын Зифа бик кызык итеп кабул итте, бап-бап дип, әкрен генә кабатлап та карады үзенчә) кырып төшергән, чөнки ябыгу, тиешле юыну булмаганлыктан бет сырып алган чәчтән тизрәк котыласылары гына килде аларның. Алла Геннадьевна да үзенең чәчләрен кисеп-кырып, төреп мунча ишек алдына чыгарып куйды. Төенчектәге барлы-юклы киемнәрне, өс-башларын мунча кәштәләренә элеп, андагы оек бетләрен мунча эссесендә кыздырдылар. Әминә түти әзерләп куйган көлдән ясалган селте суында үзләре дә рәхәтләнеп юынды, киемнәрен дә шул селтеле су белән юыштырып куйдылар.
Алар мунчадан чыгуга хуҗалыкта булган, салкын абзар галәмәтендә аягын туңдырган дүрт тавыкның берсе чалынып, тазартылып, өйгә тәмле ис чыгарып, казанда гөбер-гөбер аш кайный иде инде. Юкә чәчкәсе, мәтрүшкә, кипкән кыргый кура җиләге салып ясалган чәй өстәлдә парын чыгарып утыра.
Дәвамы бар.
Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова.