Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 декабрь 2022, 22:59

Сагызак (хикәянең ахыры)

Ат арбасына бастырыклап чүмәләдәге печәннәрне төяп кайтып туктаганнар иде генә әтисе белән алар. Әнисе белән Фәрит капкадан килеп чыкмасыннармы! 

Сагызак (хикәянең ахыры)
Сагызак (хикәянең ахыры)

Башы монда.

Фәрит, дип таныштырган әлеге ир-ат Фәридәне озатып куям, кисәк хәлегез начарланып куймасын, бал корты, сагызак шуткы түгел ул дип, кыз артыннан иярде. Кулларын артка куеп, талпына-талпына атлады ул. Фәридәнең исемен ишетүгә, аның да авыл кызы икәнен белүгә тавышына канәгатьлек төсмере чыгарып, авылда үскән кызларның чибәр булуын, табигать кочагында пешкән җимеш икәнлекләре турында да әйтергә онытмады. Шул вакыт эчендә Фәридә бу Фәритнең библиотека техникумында бергә укыган чакта төркемдәш кызның үзләренә еш кунакка алып баруы, бераздан инде шәһәрчә туйны кызның аталары үткәрүен, әле ул вакытта исән әти-әнисе бердәнбер улларының туена килүен, киленне өеңдә пар мендәргә бастырып төшерәләр ул дип, Фәритнең әле укып та бетерми ясалган гаилә адымына шикләнеп караулары хакында да әйтеп бирергә өлгерде әлеге балыктан кайтып баручы ир.
Фәрит шуннан соң Фәридәнең эштән кайтырын гел шул сагызаклы эскәмия янында каршылар булды. Нигә улларыгызны да ияртмәдегез, ник үзегез генә паркка чыгасыз дигән сорауларына да бер үк нотага салынган тавышы белән ир хатынын әрләвен белде. Шәһәр кызы табигатьнең нәрсә икәнен аңласын ул дип, яфрак һавасын сулаулары гына ни торуын кабатлады. Янәсе, улларын Фәриткә ышанып тапшырып чыгарып җибәрми икән хатыны. Бер караганда, Фәридәгә бу ир бәхетсез дә булып тоелды. Әнисе бит күрше Зәлимә апасын орышып ала иде, имеш, ир карый белми дип. Әнисенә, кыз бәләкәй булса да, балаларны гына карыйлар, әти кешеләрне карамыйлар инде, дигән иде. Әнисенең ирләрне карыйсың аны диюе, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган ирен гомер буе көткән нәнәсе сеңдереп үстергәндер инде, дип уйлый хәзер. Нәнәсенең елаганын күргәне бар иде, кулсыз-аяксыз гына булса да кайтса булмады микән ни, киңәшләр биреп кенә утырса да дип, күзләрен кулъяулыгы белән ышкый иде бит. Әнисе шуларны ишетеп үскәнгәдер, ир кеше бәхетсез булмасын ул, шунысы аянычлы диюен хәтерли Фәридә. Ир кеше дә үз бәхетен үзе барлыкка китерә бит. Хатыннан гына бәхет көтеп утырмый. Бәлки, Фәрит балыкка йөргәндә ике баласын карап, тәрбияләгән хатынны да, атналар буе ялгызын калдырган бу ирне дә төрлечә аңлап буладыр... Шулкадәр начар микән ни бу ир хатынын хурлый да хурлый. Имеш, ашарганы тәмсез пешерә, еш пешерми, акча буырта, аны ищетмәс өчен чыгып киттем диюләре чиркангыч булса да, Фәритнең Фәридәгә якын табигать турында тәмләп сөйләүләре охшый да башлады кебек. Теге сагызак төсле эскәмия янында каршы алып, фатыйрына кадәр озатып куюына өйрәнеп тә китте инде үзе. Ирнең өй янына килеп җитүгә шып итеп туктап калып, әкрен генә борылып, тагын ике кулын артка куеп кире шул сукмактан алпына-талпына атлап, китеп баруы, өеңә керәм, чәй эчерегез әле дип бәйләнмәве Фәридәнең ачуын китерми иде шул. Киресенчә, сагызаклы эскәмия янына килеп җитүгә, бүген дә теге балыкчы көтеп утыра микән дип, күңеле җилкенә башлады хәтта. Бәхетсез Фәриткә әллә әкрен генә ияләшә бара инде... Кит, ике балалы иргә түгел, егетләргә борылып карамаган кыргый Фәридә нишләп бу балыкчыга ияләшсен инде. Шундый уйлар кичергән көннәре иде, аңа да ниһаять, чираттагы еллык ялын бирделәр.
Авылда җиләк мәлләре үтсә дә, әтисе әле һаман печән белән буыша иде Фәоидәнең. Әнисе казлар үстерә, үрдәк симертә. Минем чибәр карт кызым кияүгә чыкса быел да, никахына да, туена да пар казлар әзерлим, боерса, ди. Ястык, түшәкләрем ясалса да, мендәрләрне яңа йөннән тутырам, боерса, дип йөри. Фәридәгә беренче көн кайткач та, кичкырын теге балыкчы абзыйсының табигать турында тасвирлап сөйләве, хатыныннан зарлануы җитми кебек тә тоелды. Йөрәге кысып-кысып куйгандай, әллә чынлап та, бәхетсез ир микән. Урам буйлап эчеп йөрми бит, ялларда, бәйрәмнәрдә эчә, кәеф өчен ди. Авылларындагы өйләре яшәрлек түгел икән, әнисе белән әтисе үлгәннәр, ә ул бәхетсез... Тик нигә кайтып, ул өйне рәткә керетми икән, иптәшләре белән балыкка йөргәнче, дигән уйлар да килде килүен башына...
Ат арбасына бастырыклап чүмәләдәге печәннәрне төяп кайтып туктаганнар иде генә әтисе белән алар. Әнисе белән Фәрит капкадан килеп чыкмасыннармы! Әнисе мәгънәле итеп кенә тамак кырып куеп, Фәридәгә кунак килүен әйтте. Әйтми-нитми авылга Фәридәләргә килгән Фәритнең машинасы ихатага ук кертелеп куелган иде. Әнисе белән дә уртак тел табып өлгергән Фәрит, Фәридәнең әтисенә печәннәрен дә өеште, әллә кайчангы танышлар кебек күбрәге алар белән сөйләште. Атны болынга илтеп тышаулап та кайтты әтисе белән бергәләп. Фәридә ни әйтергә дә белмәде әниләренә. Таныш, дип әйтүдән артмады. Ике балалы ир дип, мине эзләп килгән дип әйтәлми бит инде. Капка алдында карт шомырт агачы төбендәге эскәмиядә утырганда, күктәге йолдызларга мөкиббән китеп, Фәридә янына ашкынуын, иптәшләре белән балыкка бармый калуын, шушы район, шушы авыл кызы икәнлеген белгәнлектән аның янына ашкынып килүе турында сөйләде балыкчы. Йолдызлар күзәтеп сөйләшеп утырганнан соң Фәридә әнисе янына өйгә, ә Фәрит верандага җәелгән урынга кереп ятты. Иртән кыз уянып чыкканда, әнисе бик канәгать йөз белән, ир-атларның таңнан ук елгага балыкка китүе хакында хәбәрен җиткерде.

Әллә Фәридәне үз итте Фәрит, әллә кызның эчкерсез ихлас күңелле ата-анасының ныклы һәм мул тормышта яшәвенә кызыкты. Бер атна үтүгә ул тагын килеп җитте авылга. Фәридә дус күреп йөргән бу әдәпле генә тоелган ир, машинасын, әллә кайчандагы үз кешеңдәй, олы капканы киң итеп ачып, йорт-ихатан эченә кертеп куйды. Һәм кер бауларын тутырып, елгада чайкатып кайткан ап-ак керләрен алма бакчасында җырлый-җырлый элеп йөргән Фәридә янына килеп: "Всё, кызымочкам, аерылдым хатыннан. Син каршы түгелсеңдер бит утыз өч процент эш хакым малайларга китеп барса?" - дигән хәбәрен әйтеп салмасынмы!
Иртәгәсе көнгә отпускым бетә, эшемә китәм дип, өйләр җыештырып, кер юып йөргән кыз бу сүзләрне ишетеп телсез калды дисәң дә була. "Мин сезгә берәр ышандырырлык сүз әйттемме соң, Фәрит абый. Нәрсә сөйлисез? - диде кыз, ни еларга, ни көләргә белми бу кешедән. "Кире какма, Фәридә, минем дә бәхетле буласым килә. Шундый уңган хатыным янында картаеп үләсем килә. Әби, бабайлар белән рәхәт аралашып яшисем килә. Мин дә бәхеткә лаек бит. Сезнең елгада гына балык тотасым килә..." - дип тезде табигать дип үлеп торган балыкчы. "Ә мин бәхетле булырмынмы соң, Фәрит абый? Кара, син, теге сагызак кебек һич янымнан китәргә уйламыйсың... Менә бит очымда төере калды, әйткән идегез бит, сагызак чакса, төере кала, ничә дистә елда да таралмый дип..." - чиләгендәге калган керләрен дә элеп бетерми, Фәридә өй алды баскычына барып утырды. Мең төрле уйлар кичерде ул. Бу кеше чынлап сөйли, ә мин аны дус итеп йөрдем. Чынлап аерылган... Бәхетле булырлармы соң алар... Кияүгә чыкмыйм дип яшәп, тормышымны бу кеше белән бәйләрмен микән ни дип, уйланды. Бәрәңге бакчасында йөргән кызның әтисе һәм әнисе янына чыгып, Фәрит алар белән кушкуллап күрешеп, аһ итеп сөйләшә дә башлады. Өлкәннәрнең эч-бавырына керә белә инде юкса... Чәй табыны артында балыкчы кызның әти-әнисеннән Фәридәнең кулын сорады. Фәридә берни эндәшмәде. Шулай сүзсез буйсынды. Ә әти-әнисе, үзегез килешкәч, без ни дип әйтәбез инде дип, артыгын эндәшмәделәр. Икенче атнага авыл мулласын чакыртып никах мәҗлесе үткәрергә кирәклекне, шуңа кадәр симертелгән сарыкны чалып, үрдәк, чебешләрне йолкып тазартып, куярга кирәклекне искәртеп алдылар. Фәрит ягыннан ике туган абзасыннан башка туганнары булмавын белгәч, нишлисең инде, зур туйларны унсигездә чыкканда гына ясыйсың инде, утырып калган карт кыз булгач, кичке мәҗлес белән генә хушланасың инде дип, анысын әтисе белән әнисе икәү генә калгач сөйләште. Шулай итеп, көтмәгәндә Фәридә кияүгә чыкты да куйды. Әниләре Фәритнең ике бала атасы икәнен, хатын аерган балыкчы икәненнән дә хәбәрдар түгел иде. Фәридәләре дә анысы турында әйтергә бөтенләй оялды.
Тәмле телле балыкчы ,,әби, бабай,, дип өзелеп торды. Симез калҗалы итләрне рәхәтләнеп ашады, тик авыл җирендәге бетмәс эшләргә генә артык кысылып бармады. Аның урынына тел белән юды. Ягылган, томаланган әзер мунчага кайтып, әби кешенең тәмле бәлеш, ашлары белән сыйлангач, кармакларын алып, нинди һава торышы булуына карамастан, шул балыгына сыптырды. Эләксә дә, эләкмәсә дә шунда утырыр, алып кайткан сырасын уртлап, балык чирткәнен көтеп вакыт уздырыр булды. Ашау байдан, үлем Ходайдан дигән кебек, Фәридәнең фатыйрында яшәп, Фәридәне сандугачтай тасма теле белән сайрап әүрәтте. Ялгызлык тәмам туйдырган икән, карт кыз исеменнән чыгып, яшь кәләш дәрәҗәсе тәүдә бик охшады аңа. Һәр ялны җыенып, аш-судан табыннары сыгылып торган, тәмле мунчасы белән каршы алган әби-бабайга ашыктылар. Булышыйм, хуҗалыкта малларның тиресен алыйм, кәртә-койма рәтлим генә димәде бу уңган авыл гаиләсендә сыйланып рәхәт көннәр кичергән балыкчы кияү. Фәридә игезәк малайлар тапты. Гаиләдә мәшәкать икеләтә артты. Тәмле телле Фәрит, балалар елый, йоклатмыйлар дип, күп вакыт иптәшләре янына чыгып китә башлады. Ярый Фәридәнең авылдагы ата-анасы авылга алып кайтып ьа, шәһәргә фатыйрларына килеп тә игезәкләрне карашты... Фәрит тора-бара өйгә дә сирәк кайта башлады. Баштагы мәлдә салмыш кайтса, соңыннан бөтенләй исереп кайтып егылыр булды. Үзе сөйләшер, такмаклаган кебек кабатлар иде йокы аралаш бер үк сүзләрне. Бәхетсез булдым, бәхетсез, беренче хатын да яратмады, бала, бала дип, баладан артмады, монысы инде, икене берьюлы алып кайтты. Кайда миңа дигән бәхет, хөрмәт дип тешләрен шыгырдатты...
Фәридә игезәк сабыйлары туганы өчен шатланып бетәлми иде. Аларны карауны авырлык итеп кабул итмәде. Бәхетлемен дип әнисенә дә кабатлап торды. Фәриткә әйтеп аңлата торган кеше түгеллеген күптән төшенгән иде инде. Беренче хатынын да гел хурлаган бу ир бары үзе өчен генә туган бер ялкау икәнен җаны, булмышы белән аңлады. Тик ачуланмады, нәфрәтләнмәде аңа каршы. Баһадирдай ике бәхет бүләк итте бит ул дип, бераз түзде. Беркөнне балыкчы ирнең мондый кыланышларыннан тәмам туеп, закон белән аерылышты да куйды. Фәридә фатыйрын сатып. Инде тугыз айлык булган игезәк бәхетен алды да әти, әнисе янына авылга кайтты да китте. Дөресрәге, килеп алды әтисе белән әнисе. Фәриткә башкача балыкка башка елгаларга йөрергә кушты Фәридәнең әтисе. Безнең якка килеп чыга калсаң, җәенгә җим итеп, үзеңне кармакка эләктереп салам диде коры гына. Бәхетсез балыкчыны соңыннан беренче хатынына кайтып егылган диделәр. Ә Фәридәнең иманы камил иде, андыйлар беркайчан да үзгәрми. Ни кадәр тизрәк котыласың, шул кадәр яхшырак. Сагызак кебек арттан калмый йөргән Фәритнең тешләвеннән йөрәктә төер калды калуын, тик ике бәхетенә - игезәк улларына карап, балыкчыга ачу тотмады, әмма башка күрергә дә теләмәде аны.
Малайлар бер яшьтән үтеп киткәч, әтисенең ниндидер программа кысаларында атлар алып үрчетмәкче булып, Фәридә белән киңәшләшүен олы ризалык белән тыңлады яшь әни. "Кызым, -диде әтисе, - синең исемеңә рәсмиләштерәбез бу эшне. Оланнар үсүгә файда китерерлек булсын. Ике баһадирымны авылдан җибәрмәячәкмен исән булсам. Читтән торып укырлар әнә ,,унвирсит,,ларында. Атлар үрчетеп, кымыз ясап, авылда гөрләп яшибез әле," - диде. Заманга ияреп, заманча яшәргә тырышкан, улларының киләчәген уйлаган әтисенә сокланып карады Фәридә...
Пермь өлкәсенә токымлы атлар алырга барган Фәридәгә шундагы хуҗа егет гашыйк була. Ерак аралар якынаеп, Башкортстанда, Фәридәләр авылында токымлы атлар үрчетү эше гөрли башлый. Урыс милләтеннән булган Михаилның Пермь өлкәсендәге шушы эше дә чәчәк ата. Һәм беркөнне Фәридәләр авылына күчеп килә. Искитмәле шартлар тудырылган өй җиткереп керәләр. Уңган Михаил Фәридәнең әти, әнисенә эшкә батыр булуы, төпле акыллы булуы белән бик тә ошый. Игезәкләргә өч яшь тулган көнне Фәридә белән Михаилның сап-сары чәчле кызлары дөньяга килә. Көтү-көтү булып йөргән атларның тәүге керемнәре дә куанырлык, ә киләчәккә тагын да зуррак максатлар куелган.
Фәридәнең бит очындагы төере һәм йөрәктәге кечкенә төере кайчандыр шәһәр паркындагы сагызакның тешләү хатирәсе булып тора. Ә гомумән алганда, бик бәхетле бүгенге көндә, картаеп кына кияүгә чыккан Фәридәкәй.

Автор: Миләүшә Усманова-Әхмәтҗанова. 

Фото: mysmartidea.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: