Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 декабрь 2022, 00:23

Сагызак (хикәя)

Фәридә әлеге ир сөйләгәннәр хакында ни уйларга да, әйтергә дә белмәде...

mysmartidea.ru
Фото:mysmartidea.ru

Җәйнең иң матур вакытында отпускка чыкмыйча эшләп йөре инде. Фәридәнең мондый рәхәт көннәрне шәһәрдә түгел, ә авылында үткәрәсе килә бит. Әтисенең кичке җиләстә арба тулы әле генә чабылган сусыл печән алып кайтып, төнгелеккә шуларны сыерларга салуы, яшел печәннең хуш исе, әнисенең күбекләре кабарып торган ңа савылган җылы сөтле чиләген тотып ишек алдында басып торулары күз алдыннан тезелеп үтте. Сагынудан күңеле тулды. Әле генә сатып алган кулындагы баллы туңдырма салкыны да җиңәлмәде аның йөрәк ашкынуын. Кемнәргәдер эш, кемгәдер ял. Отпускларыннан чыксыннар әле, аннан ялга китәрсең, сине алмаштырырга кеше юк, имеш. Башкалар диңгездә коенсын, ә Фәридәгә соңыннан... Болай да бит инде көзгә килеп төртелдек... Авылга кайтасы килә... Шулай ямансу уйларына чолганып, шәһәр паркы аша туры сукмаклардан гына фатыйрына юл кыскартып атлавы иде аның. Ай күңелсез... Нигә алдым инде моны дигәндәй, өстенә баллы сироп салынган туңдырмасына чирканып каравы гына булды, каяндыр килеп чыккан сагызак, бал исен сизепме, шул ук секундта тәмлекәчкә һөҗүмгә ташланды. Күтәреп кенә бәрәсе бар да бит, Фәридә икенче кулы белән селтәнгәләп сагызакны куды. Әллә туңдырма белән кызыкайның битен бутады, балга ымсынган сагызак ачуланып Фәридәнең бит очын тешләп тә алды. "Чакты бит, тәки чакты," - дип, ачуыннан чәбәләнеп, туңдырмасын җиргә ыргытты.
"Бал кортлары гына чага ул, сагызаклар - тешли," - дип, сукмак кырыендагы эскәмиядә утырып торган ир урыныннан торып, тиз генә янына килеп басты да иелеп, бака яфрагы өзеп алды. "Мәгез, сылу. Урынына куеп торың. Ачы итеп тешли алар. Аяк, беләк мускулларын тешләсәләр, каты төер булып укмаша соңыннан, утыз-кырык елда да бетми," - дип сөйләнеп, бит очын уып, күзләреннән яше атылып чыккан һәм урынында таптанып торган Фәридәгә бака үләнен сузды. Эскәмияләрдә парлылар ял итеп утырганына игътибар да итми үз уйларына батып атлап килгән кыз бу ир-атны күрмәгән дә икән. Бер уйламаган җирдән сагызак корбаны булган авыл баласы, ачыттырып авыртуга, әрнүгә әбәләк шәһәр кызлары кебек түзмичә елап ук җибәрде. "Йә инде, менә бу яфракны куйсагыз, хәзер авыртуын басачак..." - һаман кулын сузып торган спорт костюмындагы ир-ат биргән үләнне алырга мәҗбүр булды авыртудан үрсәләнгән кыз. Үзе күзенең кырые белән "каян килеп чыкты соң әле бу кеше" дигәндәй, ят ирне күзәтә. Йөгерергә чыккан дисәң, тыныч кына эскәмиядә утыра. Сакал-мыегы да бүген генә кырынганга охшамый, дип, бик сәерсенеп баштан-аяк күз йөртте ул "күктән төшкән" иргә. Ир дә әрсез сагызак кебек һаман үз урынына барып утырырга ашыкмый. "Күрдегезме, туңдырмагызны теге сагызак ничек яратты. Әәнә дөньясын онытып ябышкан... Утырып торыгыз әле, аллергиягез фәлән юкмы? Корт чагу, сагызак тешләүгә кайбер кешенең аллергия..." - шулай сөйләнеп, эскәмиягә чүгәләде утыз-кырык яшьләрдәге әлеге ир. Фәридә дә күз яшьләрен сөртеп, шуннан урын алды. "Аласым килми генә алган идем туңдырманы, эчем пошканы өчен генә. Кәефем булмаганга..." - үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды кыз. "Ничек шундый гүзәлнең кәефе булмый ди. Кәефне үзебез создавать итәбез инде ул. Бу өч көнлек тормышта боегып йөрсәң, үзеңне яратырга кирәк, гүзәл, яратырга... Юкка-барга борчылып барырга ярамый... Кара, дөнья матур, эхх... Егетең белән ачуланышмагансыңдыр бит... Ә менә мин ничек итеп хатын янына кайтып керергә икән дип, аптырап утырам әле... Атна була инде, чыгып киткәнемә. Дуслар белән балыкта йөредек. Җәйге табигатьтә ял итеп кайттык... - ир-ат, шулкадәр югалып торгач, өйдә, мотлак, җылы каршы алмаячакларын сизенептерме, кәефсез генә сөйләнде яңа таныш.
"Ә хатыныгыз, нигә аны да алмадыгыз үзегез белән ял итәргә? Бергә ял итсәгез, күңелле булыр иде үзегезгә," - диде, елак кыз юешләнгән борынын тартып куеп. Ул һаман бака яфрагының әле бер ягы, әле икенче ягы белән сагызак тешләгән урынга ныклап баса иде. "Шәһәр кызы ул. Урман-кырны яратмый, чебен-черкидән ашатырга бармыйм ди. Әнә, базардан ничә килограммлы кирәк яңа тотылган балыкны ал да кайт ди. Ә бит, ул балыкның кайчан чиртүен түземсезләнеп көтеп утыруларның ләззәтен күпләр аңламый. Кечкенә генә балык капса да шатланудан күпме адреналин кичерәсең... Ооо кошлар сайравын тыңлап кына да дөнья мәшәкатьләрен онытырга була. Отпускы минем. Китапханәдә эшлим. Акчасы әллә ни булмаса да эш. Бардың, кайттың... Лом күтәреп таш каерасы, кәйлә тотып таш чабасы түгел... Ике бүлмәле фатыйр бар, ике малай бар... Әкрен генә дөнья алга бара. Хатын чәпчи инде, өч бүлмәлесе кирәк ди. "Калина" бар, иномарка алырга кирәк ди... Кадерне белми... Күлмәк, чалбар, носкиеңне үзең үтүклә ди... Безнең кебек егетләрнең кадерен белүче булыр ул, соңыннан үкенер..." - эскәмия артына ята төшебрәк үз алдына сөйләшкәндәй уйларын тезде ир. "Бәй, ике улыгыз булгач, егет түгелсез инде. Гаиләгез белән барсагыз балыкка малайларыгызга да кызык булыр иде," - диде, ят ир-ат белән сөйләшеп китүенә үзе дә аптырап. "Бирә мени, бирми аларны хатын, җибәрми минем белән балыкка. Йә суга салырсың, балык дип, дөньяңны онытырсың ди... Яратмый ул минем сыра эчкәнне дә, тәмәке тартканны да. Әнә кешеләр парлашып күңел ачалар..." - кайтып керү күңелсезлеген күз алдында тоткан ир кәефсез генә җаваплады.
Инде утыз бер яше белән барган Фәридә сагызак маҗарасы таныштырган бу ир турында ни уйларга да белмәде. Әнисе үзенә яратып кына "карт кыз" дип әйткән кебек, бик үк яшь тә булмаган башы белән әлеге ир сөйләгәннәр хакында ни уйларга да, әйтергә дә белмәде. Шул кадәр дә бәхетсез микән ни бу кеше дип, әрнүе һаман басылмаган бит очын угалады һәм читтән генә эскәмиядәшен күзәтте. 

(Ахыры бар)

Автор: Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова. 

Фото: mysmartidea.ru

Читайте нас: