Әдәбият
18 октябрь 2022, 07:52

Их, син, күңелсезем минем! (дәвамы)

Барысы да җомга хәл ителде.

Башы монда. 

Барысы да җомга хәл ителде. Айлык эшкә йомгак ясаганнар, шунда өлкән инженер Васиков кадрлар мәсьәләсен күтәргән һәм Дилә хакында, кулыннан бер эш тә килми, процесны белми, дигән мәгънәдә әйтеп куйган.

Дилә бу хакта бәлки белми дә калыр иде, Вера килеп чыкты да:

– Син нәрсә, кызыкай, Мансурны рәнҗеттеңме әллә? Ай-һай! Ут белән уйныйсың! Ул үзенең күзенә чалынган бер итәкне дә кулыннан ычкындырмый. Айлар буе камап йөретеп, арытып, йончытып, бүре аулаган кебек сугып ала. Ә Васиковның гаебе юк – ул Мансурның әшнәсе генә, Мансурны исерек чагында өенә илтеп куя һәм сине “юешләгән” кебек, пычрак заказларын үти.

Ә Хаят соң, Хаят... Эч-бавырына кереп, серләрен белде дә, бар цехка рисвай итте. Хәзер йөре инде араларында ак карга кебек.

Дилә утырган автобус Азат яшәгән йорт яныннан ук  дип әйтерлек үтеп бара. “Әллә кереп, хәлен белеп чыгарга инде?” дип уйланды кыз. Дилә аптырады: әллә үзе нык, әллә егет бигрәк кыюсыз... Төшергә уйлап-уйлап куйды, тик төшеп калмады.

                               ***

Ә Азатның фатирында күңелле иде. Ул үзе генә түгел, дусты Идел килгән. Ул да берүзе түгел – ике кыз ияртеп алган. Һәрвакыттагыча, кызмача.

Нинди егет кызларның кайнар кочагына керү хакында хыялланмый. Гуля дигәне яныннан үтеп барганда тәмам алдына менеп үк утырды. Чукынган. Үзе авыр гына. “Эх, – дип уйлады егет. – шуның кочагында төн үткәрергә туры килерме икән?”

12-ләрдән соң Идел кайтырга җыенды. Такси чакыртты. Әле такси килгәч, бер сәгатьләп ләпелдәштеләр. Идел киенә башлады.

– Я, – диде ул боеручан тавыш белән. – Кайсысын алып каласың?

– Мин бу исерекләрне нишләтим, – диде Азат аптырап.

Идел айныгандай булды:

– Чынлап әйтәсеңме, баш тартасыңмы? Аңлашылды. Кызлар, по коням!

– Сәер кеше син, Азат. Мин сине барыбер аңламадым, – диде ул....

Ә Мансур карап торуга бик тәртипсез кешегә охшаса да, гаебен таный белә икән. Дилә Вәлиевна, дип кенә эндәшә хазер, очраса, җылы сүзләр әйтеп, дәртләндереп калган була. Кешене аңламассың. “Бәлки болай, шаярткан гынадыр”, дип уйлап куйды кыз. Ә бер көн эштән соң калып, чәй әзерләделәр. Вера белән Хаят чакыргач, Дилә дә ризалашты.

Кыз нәрсә өчен җыелганнарын, нәрсә өчен эчкәннәрен дә белми калды. Мансурны мактадылар инде. Тегесе әллә ни кукраймады, рәхмәтләр әйтеп утырды.

“Күп салма, күп салма, кыз кешегә күп кирәкми”, – дип Диләгә дә тоттырдылар. Ике-өч йотым булгандыр, башкалар уңаена кыз да күтәреп куйды. Шунда ук кәефе күтәрелеп, күңелләре ачылып китте. Күп тә үтмәде, “кайтышыйк”, – диделәр.

Дилә үзенең йокыга тартылуын сизде. Күз алдында томан эченә кереп югалган кебек, бер-бер артлы табындашлары югалып бетте.

– Аста Васиков көтә, үзем озатам, – диде Мансур. Дилә монысын гына аңларлык иде әле. Нәрсәдер әйтергә, каршылашырга тырышты.

Киендереп, чыгарып, машинага утыртып, озатып, калдылар. Кыз тагы онытылды.

Завод парковкасыннан кузгалуга еракта шәһәрнең  утлары күренде. Дилә нәрсәдер әйтергә омтылды. Ул бер аздан зур бәлагә юлыгачагын күңеле белән сизә. Өстенә, ябырылып, нәрсәдер менеп килгән кебек. Автомобиль салонының артында утырган Мансур түзмәде, кызның иреннәреннән үбеп алды.

– Вәсик, кара әле, тәмлелеген әйт син аны! Юк! Бу минең бәхеткә генә үскән икән!

Кыз, каршылашу түгел, җирдән тәмам аерылган, уйлау сәләтен дә югалткан иде. Ишетелер-ишетелмәс кенә: “Әни..” – диде.

– Нәрсә сөйли ул? – диде рульдә утырган Васиков.

– Әнисен искә төшергән, – дип хихылдады Мансур.

– Кая алып барабыз?

– Өенә инде, өенә... – Мансур кабаландырды. – Ничава, бәпечем, барысы да син теләгәнчә булачак. Хәзер барып җитәбез. Син бит моны көтә идең, бу хакта хыяллана идең. Барысы да югары мәлдә булачак. Миңа рәхмәт укыячаксың әле. Сиңа бүген бәхет елмайды. Барысы да шәп булачак! Башыңны күтәреп, горурланып йөре: син – минеке.

Шәһәргә килеп керделәр. Тәмәке тарткан Васиков тәрәзне ачып җибәрде. Салкын һава Диләне уяткандай булды.

– Адресыңны әйт, Делочка. Адресыңны... Кайда ачкычың?

Шаян һәм боерулы тавыш кызыкайны тәмам аңына китерде. Аны хәзер Азат кына коткара ала.

–Адрес, матурым, адрес.

– Яшьләр урамы, Балалар китапханәсе тыкрыгы.

Өченче кат, уникенче фатир...

– Ә мин сине үзем күтәреп алып менәм.

– Кирәкми, мин үзем... Мин атлый алмыйм, күтәр мине.

Кыз Мансурга тотынды, ике куллап ябышты:

– Тизрәк, тизрәк...

– Ашыкма, кабаланма, ашыга торган эш түгел. Менә 12-нче фатир.

“Әй, Ходаем, коткар мине, коткар!” – дигән уй белән Дилә ирне кочаклап алды һәм җан ачуына ишекне типкәли башлады. Ишек ачылып китте һәм Азат килеп чыкты.

Шул уңай Дилә белән Мансур фатирга килеп керделәр, Дилә сузып кычкырды һәм җан ачуына бер кулы белән Мансурның чәченә ябышты, икенчесе белән кычкыра-кычкыра аның битен тырный башлады.

Азат нәрсә эшләргә дә белми. Икәү килеп керделәр, Диләне тануын таныды, ә бу ят иргә нәрсә калмаган? Фатир хуҗасы аерса, кыен булыр кебек. Аермаса, тегенең битләре канап чыкты.

Шул арада кыз сикереп торды да, почмакта гына торган чаңгы таягын алып, кизәнә-кизәнә ирне тукмый башлады. Тегесе чыгар юлны таба алмый залга йөгереп кереп китте, эләгеп, тәгәрәде, өстәл астына качып кереп китте һәм инәлгән тавыш белән: “Коткарыгыз! Коткарыгыз!” – дип кычкырды.

Ир ишек төбендә яткан бүреген дә киеп тормыйча, тышка атылып чыкты. Кыз шунда гына тынычлангандай булды, Азатны кочаклап алды һәм үкереп елап җибәрде.

Икенче көнне Дилә Азатка барысын да сөйләп бирде. Мансурның күптән күз салуын да, эзәрлекләвен дә, җомга кич нәрсә булганын да яшереп тормады. Аптырап калган Азат:

– Гафу ит, Дилә, мин сиңа ярдәм итә алмадым бит, – дип үкенеч белдерде.

– Ничек ярдәм итмәдең? Әгәр син булмасаң, ишегеңне ачмасаң, мин харап була идем.

Таң белән Дилә кайтып китте. Дүшәмбе эшкә барганда кыз төрлесен уйлап бетте. Ничек каршы алырлар, бу хакта Васиков телефон аша барысына да сөйләп беткәндер инде.

Нәрсәдер бар, лаборантлар бүлмәсенә килеп керү белән, Васиков дертләп калды һәм кесәсеннән телефонын алып, кемгәдер шалтырата башлады. Дилә янына Вера килде.

– Дилә, ишеттеңме? – дип пышылдады ул.

– Нәрсә булган? – дип сискәнде кыз. Вера колагына иелде:

– Ишетмәдеңме ни, җома көн без чәйдән таралгач, Мансурны хулиганнар тукмаган.

– Нинди хулиганнар?

– Васиков белән кайтып киткән. Юлда тагы өстәгән, бер кызга хулиганнар бәйләнгәнен күргән. Шул баланы аралап калам дип, үзе тукмалган.

– Шулай ныкмы? – Дилә тирә-ягына каранды.

– Нык, ди. Әле больничныйда. Атна-ун көнсез чыга алмас, диләр. Аның эшен Васиковка йөкләткәннәр.

– Ул арада булмый, Васиков үзе килеп чыкты һәм кабинетына үтеп китте.

Дилә үзе дә сизмәстән аның артыннан барып керде, ишекне нык итеп япты һәм ирнең каршысына килеп:

– Я, – диде.

Васиков тирә-ягына каранды, ишеккә күз салды, тиз генә өстәлдән кырлы графинны алып куйды.

– Мине гафу итегез, Дилә Вәлиевна, Мансур мине мәҗбүр итте. Мин сезең аны тукмавыгызны хуплыйм. Дөрес эшләдегез.

– Ә кем аны тукмады? – диде Дилә, тынычрак булырга тырышып.

– Бәй, ишетмәдегезме ни?

Ир торып ук басты, стенага терәлде.

– Хулиганнар тукмаган...

– Ә Мансурның битен кем тырнады? – диде Дилә ир ягына бер адым ясап.

– Сез... Сез... Сез түгел. Зинһар өчен, Дилә Вәлиевна, мине гафу итегез. Тагы бер кабатлыйм, сез дөрес эшләдегез! Аңа шул кирәк! Күптән кирәк иде. Ә сез – молодец! Үзегезне яклый беләсез! Безгә шундыйлар кирәк!

Хатыннар өчәүләшеп утырып чәй эчеп алдылар, шунда Хаят Диләнең тырнакларына игътибар итте.

– Кара әле, кызыкай, тырнакларың сынган түгелме соң?

– Ә син, апа, ничек уйлыйсың, тырнаклар  кайчан сына?

– Белмим, белмим, – диде Хаят, читкәрәк күчеп утырып. –

Дилә кайтышлый Азатка СМС-ка җибәрде: “Бәлеш ашыйсың киләме?” Җавап көттермәде: “Әлбәттә! Ачкыч ишек алдында, келәм астында”.

Менә таныш йорт, китапханә тыкрыгы, кыз ачкычны алды, ишекне ачты, кыю гына эчкә үтте һәм утны яндырды. Уф, барысы да кичә ничек калган, шул килеш. Чаңгы таягын да җыеп  куймаган бит әле.

Кыз йөгереп йөреп бәлеш әзерләде, анысын газга утыртты һәм күңелле итеп җырлый-җырлый өйне җыештыра  башлады. Идәнне юам, дип шифоньер астын сөртеп җибәргән иде, тәгәрәп, ирен буягыч –иннек килеп чыкты. Кыз кинәт утырды. Кемнеке бу? Мондый чагу, күбрәк урам кызлары тотына торган иннекне гомергә дә  файдаланганы юк.

Кызның кәефе төште, эх, Азат, Азат... Мин бит сиңа ышана идем. Йә, инде, менә кемнәр күңелеңне күрә икән. Кызның хәтере калды, бәлешне алып, өстәлгә утыртты, янына иннекне салды. “Бу минеке түгел!” – дип язарга онытмады һәм ишекне бикләп, ачкычны урынына куйды да, төшеп китте. Дөньяның бер рәте дә юк! Кемгә ышанырга, кемгә ышанырга?..

Кемгә ышанырга? Кыз телефонын сүндерде, ишеген бикләде.

Рәлиф КИНҖӘБАЕВ.

Читайте нас