Барлык яңалыклар
Әдәбият
13 октябрь 2022, 11:55

Их, син, күңелсезем минем!


Дилә белән Азат икесе бер университетта укыдылар. Бер төркемдә, хәтта бер ярым төркемдә. Азатның әтисе – хәлле генә кеше – улының укуын, тәртибен даими тикшереп торды. Уфага еш йөри, бүлмәсендә булырга да өлгерә, укыган корпусыннан килеп табудан да тартынмый. Бер ел үткәннән соң, улына уку йортының яныннан гына бер бүлмәле фатир алып бирде. Дилә аның барлыгына игътибар да итмәс иде, әгәр икесенә бер эш йөкләтмәсәләр. Ирекмәннәр хәрәкәтенең таралган чагы, башкаланың шәхси йортлар урнашкан бистәсендә ялгыз әбиләрне табып, аларга ярдәм итәргә кирәк икән. Шунда Нина исемле әби белән таныштылар. Артык эш  кыйратмадылар инде, Азат бакчасын, биләмәсен тазартты, артык әйберләрен чүп-чар ташлый торган җиргә алып барды, ә Дилә, җиң сызганып, өйдә эшләде. Әбигә ярдәм бик ошады, икесенә дә чәй эчерде, хушлашканда: “Тагы килегез”, – дип торып калды.
Кайтышлый Салават һәйкәле аша үттеләр. Яңгыр явып җибәрде. Азат кызны кочагына алды. Егет шаяртып кына:
– Синең кебек матур кызның кавалеры бардыр ул? Килеп чыкса, көнләшмәсме? – дигән булды.
– Юк, ялгызмын, синең кебек, – диде Дилә.
– Әйдә, алайса, миңа кереп чәй эчик, – диде егет калтырана-калтырана, тәүге тапкыр бүлмәсенә таныш кызны чакыра бит. Дилә эндәшмәде, көлеп кенә куйды:
– Син фатирга түләп торасыңмы? – дип сорады.
– Әйе, – диде егет.
Дөнья хәлен белеп булмый, Диләне фатирга керткәндә, шәп булыр иде... 
Үткәнендә маршруткада бер егетнең ләпелдәгәнен тыңлап барган иде. “Әти белән әни фатир алып бирде, бер бүлмә. Людканы чакырдым, бергә яшибез. Алдан ук әйтеп куйдым – фатирны яллыйм, – дидем. Корпоративно унар сумнан түлибез. Фатир хакын да түли, торган өчен дә түли”, – дип мактанып килгәнен ишеткән идем. Яңа елга урын кирәк булгач, бәйрәмне төркем белән Азатның фатирында үткәрделәр. Аның түләүле фатирда торуына барысы да ышанды.
Диләне фатирына тагы бер чакырды. Чак кына килеп керде һәм фатирның ни хәлдә икәнлеген күргәч: “Уф”,– дип куйды кыз.
– Син хәзер магазиннан бәрәңге, он, ит алып кил, ә мин өеңне  җыештырып алам, – диде кыз.
Җиңнәрен сызганып, шунда ук эшкә тотынды, Азатны магазинга куды. Азат бер сәгатьтән магазиннан кайтуга, өйнең асты өскә килгән иде. Кыз ишек төбеннән дә үткәрмәде. – Сиңа ике сәгать вакыт, теләгән җиреңә бар, ә 120 минуттан соң  кайтырсың, – дип күрсәтмә бирде.
Әйтелгән вакыт үткәннән соң Азат кайтып керсә, бер бүлмәле фатир танырлык та түгел иде. Җыештырган, юган, җитмәсә, бәлеш пешеп утыра. Шуннан соң икәүләп утырып ашадылар, Дилә йөгереп йөреп тагы җыештырды. Боларның барысын да ул өйрәнгән хәрәкәтләр белән җиңел генә итеп, ансат кына башкарды.
– Гафу ит, Азат, мин шулай инде, җыештырынырга, пешеренергә яратам. Өйгә кайтсам, әнием аш бүлмәсеннән чыгара алмый, – диде. Белмәссең: әллә мактанды, әллә зарланды.
– Мда, –  диде эчтән генә егет.  Бу үзен рекламалый түгелме соң? Монысы артык булмагае. Кирәге булырмы икән? –Эх, берәр шәрап алырга булган. Моны мактый-мактый әвәләткәндә, шәп булыр иде.
– Ярый, – диде кыз – трамвайлар йөргән арада мин кайтыйм.
– Нигә? – диде егет кыюсызланып? – Калмыйсыңмы?
– Ничек калыйм? Куна дисеңме? Юк инде, егет. Безнең мөнәсәбәтләр андый адымнарга дәгъва итми.
– Менә сиңа мә! Алайса, озатып куям.
Озатып куйды. Шулай итеп, биш ел гомер үтте дә китте. Байтак җыештырды бу фатирны Дилә. Азатның: “Эх, бәлешеңне сагындым”, – дип әйтүе була, килә дә җитә. Укып беттеләр, икесе дә Уфадан эш тапты. Дилә үзенә фатир тапты. Аптырагач, Азат: “Әйдә, миңа кил, фатирга үзем түлим”, – диде. Кыз тагы яңгыратып көлде дә: “Гафу ит, Азат, мин әзер түгел”, – диде.
– Моны ничек аңларга?
– Ничек телисең, шулай аңла. Мине әнием генә тәрбияләде, ул минем өчен бик борчыла. Аны хафаландырасым килми, – диде кыз.
– Бәлки миңа өйләнергәдер? – диде егет. Монысын ул сынар өчен эндәште.
– Мин сиңа кияүгә чыгарга дәгъва итмим, – диде кыз. – Белмим, сиңа нинди кызлар ошыйдыр. Йоклап йөрү өчен генә миңа егет кирәкми. Мин сиңа кияүгә чыгарга дәгъвf итмим. Чөнки әле синнән тәкъдим булмады, мин аны ишетмәдем.
Сине дә, үземне дә ирекле саныйм, – диде...
Диләнең аптырап йөрүенә эшендә дә игътибар иттеләр. Иң тәүдә Хаят тотып алды.
– Сиңа ни булды, бик күңелсез йөрисең, – диде ул Диләнең күзенә туп-туры карап.
– Булмады, – диде кыз. – Әллә берәр нәрсә булырга тиеш идеме?
– Юк, юк, – диде аклангандай Хаят. – Бик уйланып, кәефсез йөрисең. Әйт дөресен, егетең ташладымы? Ирең чыгып киттеме?
– Нинди ир, нинди егет сөйлисең, апа? Мин кияүдә түгел.
– Шул яшькә җитеп, һаман кияүгә чыкмадыңмы? Әллә бер кемең дә юкмы?
– Юк, булганы да юк.
– Ужас! – Хаятнең күзләре шакмакланды. – Шул яшькә җитепме?
– Әлләче, – дип аптырады кыз. – Моңа тиклем яшәдем бит. Моннан соң да яшәрмен әле.
Хаят көлде дә, аны янына утыртты.
– Сөйлә, сылуым, эчеңдә тотма. Сер кешене чирләтә ул. Бәлки файдам тияр, киңәш бирермен. Я, сөйлә.
– Нәрсәсен сөйлисең инде, апа, егетем бар кебек, мине чакыра...
Хаят кызның кулларыннан тотты.
– Тукта, ачыклыйк. Йоклап йөрисезме??
Дилә уңайсызланды, кып-кызыл булды.
– Юк әлбәттә, нишләп мин аның белән йокларга тиешмен?
Хатынның күзләре ныграк шакмакланды. Тирә-ягына каранды.
– Йокламыйм, дисеңме? Ужас! Ужас! Алай булса, син кемгә кирәк? Кемгә дип саклыйсың? Cиңа ничә яшь әле? 23? Мин бу яшьтә ике бала тапкан идем.
Дилә аптырады.
– Нишләп карыйм икән, апа?
– Фатиры бармы?
– Фатирга түләп тора.
– Машинасы бармы?
– Әлегә юк.
Хаят пышылдауга күчте.
– Фатирына бар, соңладым, тегеләй-болай  дип кунарга кал. Каршылашма, теләсә нәрсә эшләтсен, кулыннан килгәнчә. Эх, сылуым, үзеңне әрәм итеп йөрисең...
Дилә оялды, кызарынды, күрмиләрме дип тирә-якка каранды.
– Мин алай итеп уйламыйм, – дип акланды.
– Егетеңне әйтер идем инде, – диде Хаят. – Шулай пешмәгәнме ни? Вәт, мәмәй авыз!
– Юк, – дип егетен яклады Дилә. – Үзе кыю, спортчы, машина алырга йөри.
– Алырга йөри, алырга йөри... Әтисе алып бирәдер инде. Бик иркә түгелме?
– Охшамаган.
– Әнә күрәсеңме Вераны, – диде Хаят, яңа гына килеп кергән хатынга күрсәтте. – Кәефе шәп.
– Нигә шәп?
– Төшке аш вакытында өченче цехка барып килде. Анда бүлмәсендә баш механик көтеп утыра. Төшендеңме?
Әмәлгә калгандай, Вера күңелле итеп җырлап җибәрде.
Икенче көнне Диләгә Мансур килеп эндәште.
– О, Делочка, Делочка! Кайсылай матурлангансың, – дип мактанды, кочаклап, чигәсеннән үбеп алды. – Бүген вакыт ягы ничек? Мин сине могу озатырга.
– Ә нигә сез мине озатырга тиеш? – диде Дилә. – Минем озатучым да, каршылаучым да бар.
– Юк, мин сине үпкәләтергә теләмәгән идем, – диде ир. – Бик хәсрәтле йөрисез. Мин ярдәм итә алам.
– Хатыныгызга ярдәм итегез, – диде Дилә усал гына итеп.
– Борчылма, – диде тегесе ачуланып. – Минем хатыным борчылып, хәсрәтләнеп йөреми.
– Отвали! – диде дә Дилә ир яныннан китеп барды.
Төн чыкканчы хәбәр таралып та өлгергән икән. Кайдан Хаятка ышанып сөйләнде. Ул арада булмый, хәле бетеп, Хаят килеп керде һәм Диләне кочаклап алды.
– Кара әле, мин сиңа бер шәп ир таптым. Аныкы булсаң, бер мәшәкатең дә калмаячак. Балда-майда гына йөзәчәксең...
– Рәхмәт, Хаят апа, – диде кыз аның кочагыннан ычкынып. – Ул килеп, ябышып карады инде, мин аны куып җибәрдем.
– Зря, – диде Хаят. – Зря. Соңыннан үкенергә туры килмәсен. Әгәр болай барса, Мансур сиңа көн күрсәтмәячәк.
– Карарбыз, – диде Дилә. – Кем кемгә көн күрсәтмәс икән...
Дилә кая барырга, кемгә эндәшергә, нишләргә белми, аптырап утыра. Гаделсезлектән, үзеңнең көчсезлегеңнән, нахакка рәнҗетелүдән дә авыррак хис-тойгы бармы икән? Эшкә килгәненең тәүге ярты елында беренче җитди һәм хәл иткеч сынау. Әллә барысын күтәреп-сугып, гариза язып, эштән чыгарга да китәргәме икән?

(Дәвамы киләсе санда).

Рәлиф КИНҖӘБАЕВ.

Читайте нас: