Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 ноябрь , 16:00

«Кайтыгыз, торналар!»

(Уены-чыны бергә)

«Кайтыгыз, торналар!»
«Кайтыгыз, торналар!»

«Музыкаль котлаулар бүлеге» дип язылган бүлмә ишеген кемдер кыюсыз гына шакыгандай булды. «Ишетелде генә бугай…» дип уйлаштылар бүлмәдәге хезмәткәрләр. Бераздан тагын ишектә песи тырнаганга охшаган аваз ишетелде.

 - Керегез, кем анда? – дип кычкырды түземлеге беткән бүлек мөдире.

Ишектән ап-ак күлмәге өстеннән - кара камзул, башына -  чигүле түбәтәй, аякларына өр-яңа гәлүшләр кигән бабай керде. Күренеп тора, авылдан килгән. Башкалага, миллионлаган халкы булган зур шәһәргә, дәүләт радиосының музыкаль котлаулар бүлегенә нинди йомыш китергән соң аны?

 - Түрдән уз, бабакай. Кем буласың? Кайсы тарафлардан килдең?

 - Зирекле районының Бүрекле авылыннан Мирзанур Әгълиев булам мин, балам.

 - Берәр йомышыгыз бар идемени бездә? Бәлки, сөекле карчыгыгызны туган көне белән котларга телисездер? Я, сөйләп җибәрегез әле, нинди җыр сайладыгыз?

 - Йомыш дип ни… Менә шундый хәл әле миндә, оланнар: балаларым кайтмыйлар. Улларым да, кызларым да читтә яши, һәрберсенең үзенең гаиләсе бар. Карчыгымның фани дөньядан ахирилеккә күчүенә дә дүрт ел. Хатлар да язып карадым, күршеләргә кереп телефоннан шалтыратып: «Кайтыгыз, әтәгезнең хәлен белегез», дидем. Эш күп, вакыт юк дип һаман кайтмыйлар. Ул дөнья малын күпме җыярга була? Барыбер кала бит ул. Ә минем, бердәнбер әткәләренең, кайтып хәлен белмиләр.

 - Без ничек ярдәм итә алабыз соң, Мирзанур бабай?

 - Балалар, тиздән минем туган көнем җитә. Мин менә улларым, кызларым исеменнән үземне котлаган хат әтмәлләп алып килдем. Шуны бик матур итеп радиодан янгырата алмассыз микән? Бәлки, ул музыкаль котлауны улларым, кызларым ишетеп, оялып, кайтып җитәрләр? Хакыннан тормыйм, балакайлар. Яңгыратыгыз гына.

 - Була ул, бабай. Ә нинди җыр бирергә соң?

 - Сезне өйрәтергә түгел, оланнар, үзегез сайлап куярсыз. Тик матур, мәгънәле җыр булсын.

Мирзанур бабай артыннан ишек ябылуга музыкаль котлаулар бүлеге хезмәткәрләре дәррәү аның котлавыннан «кәнфит» ясарга керештеләр: шомарттылар, бабайны мактадылар, җылы сүзләрне җәлләмәделәр.

Ниһаять, котлау әзер булды. Алдан сөйләшенгән көнне билгеле бер сәгатьтә диктор кыз ягымлы тавыш белән музыкаль котлаулар тапшыруын башлады. Бабаебызның котлавын да бик ихлас итеп, күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек ягымлы итеп укыды. Бабайның балалары исеменнән язылган бу матур хаттан соң «Кайтыгыз, торналар» исемле җыр яңгырады.

Берничә көннән соң: «Картның күңелен күрдек, шатландырдык, ниһаять, уллары-кызлары да кайтканнардыр» дип куанышып утырганда ишекне орып-бәреп Мирзанур бабай килеп керде. Бүлек хезмәткәрләрен пыр туздырып тиргәгән бабайның сүзен бүлдерергә дә куркып тордылар алар. Ул чыгып киткәч кенә һушларына килделәр. Баксаң, Мирзанур бабайның авылдагы бөтен нәселен «торналар» дип йөртәләр икән. Теге музыкаль сәламнән соң бабайдан бар авыл көлгән, күзен дә ачырмыйлар, ди.

Фото:  culture.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: