Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
8 ноябрь , 12:15

Фатир алу шатлыгы

(Уены-чыны бергә)

Фатир алу шатлыгы
Фатир алу шатлыгы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйтүнә Сәйрановна ипотекага ике бүлмәле фатир сатып алды. Көннәрдән бер көнне шушы шатлыгы белән уртаклашырга дип, бергә эшләгән хезмәттәшләрен  чәй табынына җыйды.

Хезмәттәшләр озак көттермәде. Чәк-чәк, кәнфит-шоколад кыстырган укытучы апалар сәгать уклары алты тулуга тып итеп килеп тә җиттеләр. Чакырылу сәбәбен белми генә кунакка килүчеләр кайсы кайдан  өстәл артында урын алгач, барысы да хуҗабикәгә текәлде.

 - Ахирәтләр, мин ипотекага фатир сатып алдым! – дип бер тында әйтеп салды Зәйтүнә Сәйрановна.

Бүлмәдә сәер тынлык урнашты. Нәрсә дияргә белми аптырап калган укытучылар башта бер-берсенә, аннары Зәйтүнә ханымга карадылар.

 - О, майн год! – диде, ниһаять, инглиз теле укытучы Дездемона Рудольфовна. – Син бу адымыңны уйлап эшләдеңме соң, Зоечка?

Зәйтүнә Сәйрановна җавап биреп өлгермәде, икенчесе телгә килде:

 - Ничә елга кидең инде ул камытны? Аена күпме түлисең? – дип сорады еллар буена тыңлаусыз балаларны тәртәгә кертеп өйрәнгән командир тавышлы математика укытучысы Илүсә Фидратовна. Балалар аны үзара Илүсә Квадратовна дип йөртәләр иде.

 - Ни... егерме елга инде... башкалар кебек... аена егерме биш мең түләп барырга... Кызкайларым, гомер буе кеше почмагында яшәп булмый бит инде...

Фатирлы булу шатлыгыннан теле көрмәлеп киткән Зәйтүнә Сәйрановна дистә еллар буе бергә эшләгән, күпме балаларны адәм итешергә булышкан, шушы еллар эчендә якын туганнарына әверелгән хезмәттәшләренә карады.

 - Алты миллион сум! - дип күз ачып йомганчы санап чыгарды математика укытучысы.

 - О, майн год! – дип кабатлады Дездемона Рудольфовна.

Сәер тынлыкта тагын өч минут үтте.

 - Син быел кишер, суган, бәрәңге чәчтеңме соң әле? Кабак, чөгендер чәчәргә онытмадыңмы? – дип йокысыннан уянып киткәндәй чәчрәп чыкты биология укытусы.

 - Елдагыча инде, ахирәт. Ә ник?

 - Ә нәрсә ашарыңны уйладыңмы?! Бәрәңге, суганыңны күбрәк чәч! Бакчаңда үссә, ачтан үлмәссең! Әллә элеккечә колбаса, сыр белән сыйланып утыра алырмын дип уйлыйсыңмы?

   Зәйтүнә ханым ашыга-ашыга башын какты. Мәгариф белгечләре балкашыклары белән ясалган чәйне сүзсез генә болгатыштырып утыруларын белделәр.

 - Зәйтүнә, син ничәнче размер киясең әле? Аяк, өс киемен әйтүем... – тавышы ата күркәнеке сыман гөлдер-гөлдер чыккан рус теле укытучысы аттай таза гәүдәсе белән Зәйтүнәгә борылды.

 - Туфлиләр 38ле, күлмәк-костюмнар 48ле инде. Ник сорыйсың әле, ахирәт?

 - Минем кызның бәби тапканнан соң юанаеп китү сәбәпле бер мәртәбә дә киелмәгән яңа күлмәк-костюмнары калды. Сиңа как раз булыр. Иртәгә үк китерәм. Үзең әллә сатып ала алаласың, әллә юк... Ипотека түләгәч ни...

 - И-и-и-и, ахирәт, кирәкмәс иде, рәхмәт инде, - дип мимылдады Зәйтүнә Сәйрановна.

Хатын-кызлар арасында бердәнбер ир-ат – хезмәт укытучысы Гарифулла Ибраевич та, ниһаять, телгә килде:

 - Зәйтүнә! – диде ул тантаналы итеп. – Яңа йортыңны мебельле итү мәшәкатен укучы малайлар белән үз өстебезгә алабыз. Мәктәп остаханәсендә шкафын да, диванын да, өстәл-урындыкларын да эшләргә була. Кибет юлында йөри күрмә тагын, юк акчаңны бар итеп...

 - Ярар, ярар, Гарифулла Ибраевич, - хезмәттәшләренең кайгыртучанлыгын күреп торган Зәйтүнә Сәйрановнаның нәүмизләнүдән күзләре яшьләнде.

Фатирлы булу шатлыгын Гарифулла Ибраевич “на всякий случай” дип алып килгән бер “ярты” белән югач, укытучылар тавыш-тынсыз гына өйләренә таралышты.

Иртәгәсе көнне тарих укытучысының җиденче сыйныфта укыган малае Зәйтүнә Сәйрановнага әнкәсе биреп җибәргән төенчекне сузды:

 - Менә, Зәйтүнә апа, әниләр кайгыгызны уртаклашабыз дип әйтергә һәм шуны сезгә бирергә куштылар.

 - Нәрсә бу, Кәлимуллин?

 - Пирожкилар. Нәнәй пешерде. Суытмасын, тәмле чагында гаиләсе белән утырып ашасыннар, ачлык хәле – яман хәл, диде нәнәй. Әни дә “без үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дияргә кушты.

        Бер кулына китап әсбапларын, икенче кулына төенчек кочаклаган Зәйтүнә Сәйрановна коридор уртасында сүзсез генә басып калды.

Фото: pl.pinterest.com

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: