Әгәр көннәр суыткач, юлыгызда “үлгән” керпе очратсагыз, аны күмеп куярга, я булмаса чүплеккә томырырга ашыкмагыз. Хайван кышкы йокысына гына талган булырга мөмкин.
Алар гадәттә кышкылыкка үзләренә оя чокып, шунда “йокларга ята”. Әмма ни кызганыч, алар тынычлап йоклар урманнар, агач-куаклыклар азайганнан-азая. Кайбер керпеләр кешеләр янына хәвефсез һәм тыныч урын эзләп, килеп чыгарга мөмкин. Аларның кайберләре шулкадәр арый икән, хәтта тротуар читендә, юл буенда да йоклап китә ала.
Ә йоклаган керпенең йөрәк тибеше бик нык акрыная. Кеше аны тоя да алмый. Билгеле, ул керпене үлгәнгә санаячак.
Керпеләр бер зыянсыз, әмма безнең экосистемада бик мөһим роль уйнаучы юкка чыгып баручы хайваннарның берсе. Алар әкәм-төкәм, бака, елан, тычканнарны ашый. Алар шулай ук шөпшәләрдән дә куркыкмый, аларның оясын туздырып, рәхәтләнеп ашыйлар.
Шуңа күрә хәрәкәтсез яткан керпене күрсәгез, 5 ай буе йокларлык хәвефсез һәм җылырак урынга күчерегез. Ихатагызда тапсагыз, катыргы тартмага салып, печәнлек тирәсенә, я булмаса бушаган кош-корт урынына куя аласыз. Керпеләр ноябрьдән мартка кадәр йоклый. Яз җитүгә ул сезгә рәхмәт әйтеп, үз юлы белән китәр.