Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 гыйнвар 2023, 18:26

Дөньяның иң карт кешесенә 115 яшь

Аның озын гомерле булуының сере бик гади тугел икән, бөтен кеше дә булдыра алмый. Ләкин тырышып карарга була. 

Дөньяның иң карт кешесенә 115 яшь
Дөньяның иң карт кешесенә 115 яшь

Дөньяның иң карт кешесе 118 яшьлек Люсиль Рандон (Франция) быел 17 гыйнварда вафат булды. Әле исә иң өлкән кеше булып Испаниядә яшәүче 115 яшьлек Мария Браньяс Морера санала башлады.

Озын гомерле булуының сере турында ул: " Юк-барга борчылмыйча, тыныч куңел белән яшәү, якыннары белән яхшы мөнәсәбәттә булу, ә "агулы" кешеләрдән ерак булу, үткәнгә үкенмәү һәм, әлбәттә, яхшы генетикадан тора, дигән.

Мариянең өч баласы, 11 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Ул икенче бөтендөнья сугышын, Испаниядә гражданнар сугышын, Испания грипп пандемиясен кичергән һәм хәтта коронавирусны да җиңгән кеше.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: