

Уфада Салават Юлаев һәйкәле постаментындагы элементларны сүтә башладылар.
Алдагы этап – скульптураны тулысынча демонтажлау. 60 ел буена бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган монументны тулысынча тергезү өчен махсуслаштырылган цехка күчерәләр. Бу хакта без язган идек инде.
Һәйкәлне яңарту өчен аны урыныннан алырга кирәклеге халык арасында төрле фикерләр тудырды. Бу уңайдан Башкортстаның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Мөслимов аңлатма бирде.
– Һәйкәл берничә конструктив үзенчәлеккә ия. Тышкы ягы 60тан артык кисәктән тора. Әлеге тышча эчендә каркас урнашкан. Экспертиза һәйкәлнең эчке терәк каркасын алыштыру кирәклеген раслый. Моның өчен һәйкәлне сүтәргә һәм эчтәге каркаска керергә кирәк. Һәйкәлне алмыйча, моны эшләү мөмкин түгел, – ди ул.
Башкультнаследие каршындагы күзәтү советында хәбәр итүләренчә, скульпторлар герой фигурасы өстендә эшләгәндә, һәкәлнең урынында да ремонт эшләре алып барылачак. Әйтик, эшчеләр бригадалары курганны реконструкцияләячәк. Чөнки постаментның үзендә дә чатнаган плитәләр, киселгән фрагментлар, ышкылулар бар. Вакыт үтү белән курганның ян-яклары утыра һәм җил белән ашала башлаган. Шулай итеп, скульптура гына түгел, ә һәйкәл торган пьедестал да һәм ел саен елга ягына таба шуыша барган курган да ремонт таләп итә.
Исегезгә төшерәбез, проектның кураторы итеп Русия Сәнгать академиясе президенты Василий Церетели билгеләнде. Төп эшләр махсуслаштырылган цехта башкарылачак, ә реставрацияләнгән монументны тарихи урынга кайтару 2027 елның көзенә планлаштырыла.