

Бу атнада республикада тарихында зур вакыйгаларның берсе – башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевның һәйкәлен төзекләндерү эшләре башланды.
– Без Уфага кергәндә, 60 елга беренче тапкыр дигәндәй, һәйкәлне күрми торачакбыз. Аны тулысынча сүтәчәкләр. Бу – безнең өчен җитди сынау, әмма эшләрне кичекмәстән башкарырга кирәк, – дигән иде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Экспертлар һәйкәлне яңартырга кирәклеге турында инде күптәннән сүз кузгаткан иделәр. Чөнки скульптурада ярыклар һәм металл коррозиясе барлыкка килгән. Постаментның үзендә дә чатнаган плитәләр, киселгән фрагментлар, ышкылулар бар. Вакыт үтү белән курганның ян-яклары утыра һәм җил белән ашала башлаган. Шулай итеп, скульптура гына түгел, ә һәйкәл торган пьедестал да һәм ел саен елга ягына таба шуыша барган курган да ремонт таләп итә. Әгәр эшләр озак елларга кичектерелсә, һәйкәлнең җимерелү куркынычы бар, диләр экспертлар.
Нәтиҗәдә 2024 елның октябрендә “Башкультнаследие” федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкару документациясенә дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәләре буенча актны бастырды. Документацияне Казанның “ТСНРУ” җәмгыяте эшләгән, экспертизаны Санкт-Петербургның “С.П. Бург һәм партнерлар” оешмасы үткәргән. Алардан күренгәнчә, монумент авария хәлендә һәм җентекле реставрациягә мохтаҗ.
Һәйкәлне яңарту өчен аны урыныннан алырга кирәклеге халык арасында төрле фикерләр тудырды. Бу уңайдан Башкортстаның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Мөслимов аңлатма бирде.
– Һәйкәл берничә конструктив үзенчәлеккә ия. Тышкы ягы 60тан артык кисәктән тора. Әлеге тышча эчендә каркас урнашкан. Экспертиза һәйкәлнең эчке терәк каркасын алыштыру кирәклеген раслый. Моның өчен һәйкәлне сүтәргә һәм эчтәге каркаска керергә кирәк. Һәйкәлне алмыйча, моны эшләү мөмкин түгел, – ди ул.
Ә һәйкәлне урынында гына, цехка алып китмичә, реставрацияләп булмыймыни диючеләр дә бар. Әнә бит “Ватан-Ана чакыра!” скульптурасын урынында ремонтладылар, диләр. Бу сорауга билгеле скульптор Салават Щербаков ачыклык кертте.
– Волгоград скульптурасының башлыча тышкы өлеше ремонтланды. Моннан тыш, скульптура бетоннан коелган һәм бу аны сүтәргә комачаулый, – диде ул.
Кешеләр һәйкәлнең язмышына битараф түгел. Эш барышында да сораулар килеп туачагы билгеле. Шуңа, Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе җитәкчесе Салават Кулбахтин әйтүенчә, ведомствода Күзәтү советы булдырылган. Аңа сәнгать буенча гына түгел, ә геология, геодезия һәм металл белеме буенча да экспертлар кергән. Алар эш барышы турында хәбәр итеп торачак.
Ә эш өч этаптан торачак.
Беренчесе 30 июньдә башланды һәм октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә эшчеләр мәйданны койма белән әйләндереп, фонтанны сүтеп, кран керә алырлык мөмкинлекләр әзерләячәкләр. 40 тонналы скульптураны постаменттан алыр өчен бик куәтле техника керәчәк.
Икенче этапта эшләр ике мәйданчыкта алып барылачак. Белгечләрнең бер төркеме җитештерү бинасы цехында скульптура белән шөгыльләнәчәк. Моның өчен Уфада махсус урын сайланган. Коррозиягә дучар булган каркасның барлык детальләрен дә ныклырак конструкцияләргә алыштырачаклар. Җайдак белән ат фигуралары җыелган чуен пластиналар полимер материаллар белән эшкәртеләчәк. Алар һәйкәлне җилдән, урльтрашәмәхә нурланыштан һәм дымнан саклаячак. Ә алар, белүебезчә – төп җимерүчеләр. Эшчеләрнең тагын бер төркеме постаментны һәм курганны яңартачак. Курганны да беренчел хәленә кайтарачаклар.
Өченче этап 2027 елның апрелендә башланачак. Бу вакытка һәйкәлне үз урынына кайтарып, тирә-ягын төзекләндерү эшләренә керешәчәкләр.
Һәйкәлне ачу октябрь аена планлаштырыла. Беренчедән, Республика көненә туры киләчәк, икенчедән, монументның 60 еллыгы булачак.
Яңартылган һәйкәл ким дигәндә 60 ел реставрациясез тора алачак дип фаразлана. Әмма подрядчылар алдына фигура 100 ел буена какшамыйча торырлык булырга тиеш дигән бурыч куела. Ни дисәң дә, аз акча бүленми. Проектның гомум бәясе – 300 миллион сум.
“Башкультнаследие” җитәкчесе әйтүенчә, эшнең сыйфаты һәм вакыты өчен борчылырга кирәкми.
– Закон нигезендә, федераль әһәмияттәге һәйкәл үзгәрешләргә дучар ителми. Бернинди яңалыклар да булмаячак, бары тик 2010 елда аттагы йөгәннән югалган медальонны гына тергезәбез, – дип аңлатты Салават Кулбахтин. Аның әйтүенчә, бу һәйкәлнең тарихи үзенчәлеген кайтарырга мөмкинлек бирәчәк. Һәм төсе дә яңадан беренчел төстә – кара-соры булачак. Югыйсә, 2005 елда фирүзә төсенә үзгәртелгән иде. – Шулай ук локацияләр үзгәрә алмый – мәдәни мирас объектының саклау чикләре сантиметрга кадәр теркәлгән. Һәйкәлне кире кайтармау хәвефе юк. Һәйкәлне кире кайтармау – ул инде җинаять җаваплылыгы.
Сәнгать академиясе фондының подряд оешмасы вәкиле Ян Вәлишин:
– Әле әзерлек эшләре бара: территория ябыла, һәйкәлгә юл салыначак, төзелеш шәһәрчеге урнаштырылачак. Алга таба проект эшләп бетереләчәк, заказчы – Уфа шәһәре хакимияте – тарафыннан расланачак. Безнең бөтен эшчәнлегебез даими рәвештә мәгълүмат чараларында яктыртылачак, Күзәтчелек советы контроле өчен монда да, цехта да махсус мәйданчык оештырылачак. Әле коймалау эшләрен субподрядчы башкара.
Субподрядчы “Альбит” җәмгыяте мастеры Игорь Федоров:
– Бөтен территория профнастил белән әйләндереп алыначак, шуннан соң брусчатка өстенә саклагыч пленка салабыз һәм өстенә ком сибәбез. Аннары, техника һәйкәлгә керә алсын өчен, юл плитәсен салачакбыз.
Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Салават Кулбахтин:
– Реставрация эшләрен Сәнгать академиясе каршындагы Сәнгать академиясе фонды башкарачак. Барлык эшләр дә закон кысаларында башкарылачак, алай гына да түгел, алар максималь үтәкүренмәле булачак. Республиканың Салават Юлаев һәйкәленә битараф булмаган халкы реставрация эшләре барышы турында тулы күләмдә мәгълүмат алачак.