Яңалыклар
4 июль 2025, 04:40

Әнисе авариядә үлгән сабыйга операция ясаганнар

Хәзер сабыйны кем карый?

“Безнең балалар” хәйрия фонды“Безнең балалар” хәйрия фонды
“Безнең балалар” хәйрия фонды

29 июньдә Борай - Иске Балтач - Куеда юлында үлемечле авария булды.

“Лада Гранта” машинасы кюветка төшеп әйләнә. Руль артында 38 яшьлек хатын була. Кызганычка, аның гомере өзелә. Машинада аның өч кызы һәм туганының  баласы була, кызлар исән кала, ләкин төрле җәрәхәтләр ала. Аларның өчесе Бөре дәваханәсендә дәвалана, аларның хәле тотрыклы.

Ә менә яшь ярымлык сабыйга операция ясаганнар. Реанимациядән соң аны нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. Анда баланы “Безнең балалар” хәйрия фондының профессиональ нянялары карый. Бердәнбер якын кешесе – картәнисе. Әле ул җирләү эшләре белән мәшгуль, диләр фондта.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Больничные дети” проекты кысаларында нянялар дәваханәләрдә караучысыз калган һәм баш тарткан балаларны карый. Проект бары тик иганәләр исәбенә генә эшли. Ярдәмне фонд сайты аша күрсәтергә мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас