Хәвеф-хәтәр
30 Июня 2025, 06:36

Дүрт бала утырткан хатын авариягә очраган

Әниләренең гомере балаларының күз алдында өзелгән...

БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.
Фото:БРның Дәүләт автоинспекциясеннән.

Авария  Балтач районында Борай – Иске Балтач – Куеда  юлында теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, “Лада Гранта” автомобиле руле артындагы 38 яшьлек хатын кюветка төшеп киткән дә машина әйләнгән. Кызганычка каршы, машина йөртүче ханым ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк һәлак булган. Аның өч баласы һәм туганының баласы (яшь ярымнан алып 11 яшькәчә) төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, дүрт бала ашыгыч рәвештә якындагы медицина учреждениесенә – Балтач үзәк район хастаханәсенә –  озатылган, анда аларга тиешле тикшерү уздырганнар, ә аннары Бөре шәәһре хастаханәсенә күчергәннәр. Хәлләре уртача авырлыктагы өч бала әлеге хастаханәдә дәвалануын дәвам итәчәк, бер балага республика балалар клиник хастаханәсе белгечләренең медицина ярдәме кирәк. Бүген аны Уфага алып килергә тиешләр.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас