Яңалыклар
28 ноябрь 2024, 17:27

Спортка акча күбрәк бүленәчәк

Шулай диде Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Айбулат Вәкил улы Хаҗин. 

https://gsrb.ruhttps://gsrb.ru
https://gsrb.ru

Хәбәр итүебезчә, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары 2025 елга, шулай ук 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.

2025 елга тәкъдим ителгән бюджет проектының керем өлеше – якынча 324 млрд сум, чыгымнар 328 млрд сумга якын күләмдә күзаллана. 4 млрд сум күләмендәге дефицит финанслау чыганаклары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән.

Икътисадтагы катлаулы хәлгә карамастан, республика барлык социаль йөкләмәләрне һәм кешеләргә ярдәм итү чараларын саклап кала. Элеккечә, мәгариф (90 млрд сумнан артык), милли икътисад (65,84 млрд сум), социаль сәясәт (69 млрд сум тирәсе) һәм медицина (35,7 млрд) өлкәләре иң чыгымлылары булып кала. Чыгымнарның 80 проценты аларга туры килә.

Соңгы елларда республикада спортка зур игътибар бирелә. 2025 ел бюджетында спортка ярдәм итүнең нинди чаралары каралганлыгын ачыклау максатыннан Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты рәисе Айбулат Вәкил улы Хаҗинга мөрәҗәгать иттек.

Билгеле булуынча, быел республикада зур спорт объектлары – Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы – үз ишекләрен ачты.

“Мондый зур объектларны исәпкә алмаганда, гомумән, бюджетта спорт тармагына акчалар күбәйде, – диде депутат. – Беренчедән, “Авыл тренеры” программасы озайтылды. Шулай ук балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә “Шәһәр тренеры” программасы буенча эшләүчеләргә түләүләр карала.

Икенчедән, бюджетта тренерларның хезмәт хакларын республика буенча уртача икътисади күрсәткечкә кадәр җиткерү күзаллана”.

Югыйсә, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә тренерларның күбесенең эш хакы әлегә түбән булып кала. Бу мәсьәләне хәл итү кирәк иде. Хәзер бюджетта бу макскатка акча каралды, диде Айбулат Хаҗин.

“Өченчедән, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрен финанслау артты”, – диде спикер. Бу инде, аның сүзләренчә, бушлай түгәрәкләр саны артуны күзаллый. Шулай ук спорт чараларын үткәрү, алар өчен спорт киемнәре, башка кирәк-яраклар сатып алу да шактый чыгымнар таләп итә.

“Республика бюджеты безнең тәкъдимнәрне исәпкә алды һәм алар беренче укуда кабул ителде”, – дип белдерде Айбулат Вәкил улы. Икенче укуда да кабул ителәчәгенә шик юк икәнлегенә дә ишарәләде ул.  

 

 

https://gsrb.ru
https://gsrb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас