Барлык яңалыклар
Икътисад
28 ноябрь 2024, 15:20

2025нче елга бюджет проекты: керем чыгымга туры киләме?

Бу әле беренчел версия генә.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары 2025 елга, шулай ук 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына бюджет проектын беренче укылышта кабул итте.

Бюджетны проектлаганда социаль-икътисадый үсеш фаразы нигез итеп алынган. Бюджет керемнәре фаразы 2024 елга көтелгән йомгакларга таянып исәпләнгән. Моннан тыш, өч еллык чорга икътисад үсешенең сценарие исәпкә алынган.

“Безнең төп бурыч – республика бюджетына керемнәрне арттыру, ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү”,– ди финанс министры вазифаларын башкаручы Светлана Малинская.

2025 елга тәкъдим ителгән бюджет проектының керем өлеше – якынча 324 млрд сум, чыгымнар 328 млрд сумга якын күләмдә күзаллана. 4 млрд сум күләмендәге дефицит финанслау чыганаклары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән.

Икътисадтагы катлаулы хәлгә карамастан, республика барлык социаль йөкләмәләрне һәм кешеләргә ярдәм итү чараларын саклап кала. Элеккечә, мәгариф (90 млрд сумнан артык), милли икътисад (65,84 млрд сум), социаль сәясәт (69 млрд сум тирәсе) һәм медицина (35,7 млрд) өлкәләре иң чыгымлылары булып кала. Чыгымнарның 80 проценты аларга туры килә.

Әйтергә кирәк: депутатларга тәкъдим ителгән бу бюджет проекты – әлегә беренчел версия. Икенче укылышка, федераль бюджеттан керемнәрне исәпкә алып, күрсәткечләр төзәтеләчәк, бюджет декабрьдә кабул ителәчәк, дигән иде Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев.

“Яңа елны яңа, сыйфатлы бюджеттан башларбыз дип өметләнәбез, ул дәүләт сәясәте максатларына ирешүне тәэмин итәчәк”, – диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: