Яңалыклар
17 октябрь 2024, 15:12

Владимир Путин Фехтование үзәгендә булды

Бәлки, ул биредә булачак чемпионнар белән очрашкандыр...

Владимир Путин Фехтование үзәгендә булдыВладимир Путин Фехтование үзәгендә булды
Владимир Путин Фехтование үзәгендә булды

Владимир Путин бүген Уфада ачылган Фехтование үзәгендә булды.

Русия Президенты Владимир Путин Уфага эш сәфәре кысаларында бүген ачылган Фехтование үзәге белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Үәкнең ачылу тантанасы бүген, 17 октябрьдә, “Русия – спорт державасы” XII халыкара спорт форумы кысаларында узды.

Президент Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән яңа спорт корылмасы мәйданчыгын карады. Владимир Путин шулай ук Русиянең атказанган тренеры Лира Грушина белән аралашты.

Әлбәттә, истәлеккә фотосыз да булмады, дип хәбәр итә “Россия” телеканалы журналисты Павел Зарубин үзенең телеграм-каналында.

Яңа Фехтование үзәгендә 28 фехтовкалау юлы, 373 тамашачыга исәпләнгән универсаль зал, махсуслаштырылган һәм тренажер заллары, тренер һәм судьялар бүлмәләре бар.

Исегезгә төшерәбез, Фехтование үзәген төзү карарын төбәк башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның августында, Токиодагы XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашудан соң кабул итте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас