Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь , 13:18

Фехтование үзәге ачылды

Бу Үзәк спорт үсешендә яңа баскыч булачак. 

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

“Русия – спорт державасы” XII халыкара спорт форумы кысаларында Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Русия спорт министры Михаил Дегтярев Уфада Фехтование үзәген ачу тантанасында катнаштылар.

Вице-премьер әйтүенчә, илнең бөек спортчыларының җиңүләре белән илһамланган бик күп малайлар һәм кызлар Фехтование үзәгенә шөгыльләнергә киләчәк, һәм илебезнең спорт сәхнәсендә яңа йолдызчыклар кабыначак.

“Бүгенге бәйрәм көнендә кешеләрнең тагын бер тапкыр сәламәт яшәү рәвеше турында уйлануларын, республика һәм тоташ ил җитәкчелегенә Президент Владимир Путин куйган йөкләмәне үтәргә ярдәм итүләрен – халыкның 70 процентының даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүләрен телим”, – дип чакырды Дмитрий Чернышенко.

Яңа Фехтование үзәгендә 28 фехтовкалау юлы, 373 тамашачыга исәпләнгән универсаль зал, махсуслаштырылган һәм тренажер заллары, тренер һәм судьялар бүлмәләре бар.

Исегезгә төшерәбез, Фехтование үзәген төзү карарын төбәк башлыгы Радий Хәбиров 2021 елның августында, Токиодагы XXXII җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары, рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашудан соң кабул итте.

“Булачак Фехтование үзәге – республика өчен бик күп медальләр яулаган Башкортстан олимпиячеләре-фехтовкалаучыларыбызга рәхмәтебез ул”, – дигән иде ул чакта Радий Хәбиров.

Әйткәндәй, яңа Үзәккә РСФСР һәм СССРның атказанган тренеры Рамил Әюпов исеме бирелде.

https://www.bashinform.ru/
https://www.bashinform.ru/
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: