Башкортстанда бу ялларда, 21-22 сентябрьдә, Айгыр юнәлешендә “Финист” электропоезды йөриячәк.
Хәбәр итүебезчә, узган ялларда Айгыр юнәлешендәге электричкалар туристлар белән шыгрым тулы булган. Хәтта тауга менү өчен чиратлар барлыкка килгән. Бу хәлдән соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Транспорт министрлыгына шелтә белдерде.
Хәзер бу мәсьәләне хәл иткәннәр. Транспорт министрлыгы “Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе” белән берлектә Уфа-Белорет маршруты буенча тиз йөрешле поездларның составын арттыру мәсьәләсен караган. Якындагы ял көннәрендә, 21-22 сентябрьдә, әлеге юнәлеш буенча 10 вагонлы “Финист” электропоездының икеләтә составы йөриячәк.
– Шушы көннәрдә Башкортстанга “Финист” заманча электр поездының икенче составы килде. Ул 1200 кешене сыйдыра ала. Шулай итеп, 10 вагонлы поездның икеләтә составы 2400 кешене йөртә алачак. Шул рәвешле, туристлар Башкортстанның иң популяр урынына барып җитә алачак, – диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.
Шулай ук 28-29 сентябрьдә дә Уфа-Белорет маршруты буенча составны 10 вагонга кадәр арттыру карала.
Шәһәр яны поездларының безнең вакыт белән хәрәкәт графигы түбәндәгечә:
- №7485/7486/7488 Уфа (китә 07:07) – Айгыр (килә 11:06, китә 11:09) – Белорет (килә 12:36);
- №7489/7491/7492 Белорет (китә 17:33) – Айгыр (килә 18:48, китә 18:51) – Уфа (килә 22:19).