Барлык яңалыклар
10
Уйланырга урын бар
19 сентябрь 2024, 13:17

Тауга да – чират, вагонга да – чират...

Шулай дип зарланды үткән ялда туристлар.

ufa.bfm.ru
ufa.bfm.ru

Җәйнең озайлы яңгырларыннан соң сентябрьнең кояшлы чуак көннәре аеруча тансык.

Җылы һәм коры көннәрдә авыл халкы белән шәһәр бакчачылары көзге эшләрне тәмамлап калырга ашыкса, яшьрәкләр табигать кочагына ашкына. Үткән ялларда да күпләр сәяхәткә юлланды. Әлбәттә, 1-2 көн ялда диңгезгә барып-кайтып булмый, шуңа туристлар Башкортстан табигатенең матур урыннарын сайлыйлар.

Бүген Белорет районындагы Айгыр һәм Инзәр юнәлешләре аеруча популяр. Шулкадәр популяр ки: хәтта узган ялларда тауларга менү өчен чиратлар барлыкка килгән. Ярый, табигать киң, тау башында һәркемгә дә урын табылгандыр. Ә менә кайтыр юлга чыккач, электричка вагоннарына керү үзе бер квестка әйләнгән: мессенджерларда таралган видеолардан күренүенчә, кешеләр бер-берсен этә-төртә, бер-берсенең өстеннән атлап диярлек вагоннарга керә. Барысы да сыеп бетүен беткән, әмма этеш-төртеш зур булган. Килгән вакытта да вагоннар шыгрым тулы булган.

“Русия тимер юллары”нда бу хәлгә карата аңлатма бирделәр. Компания мәгълүматы буенча, 14 сентябрьдә, шимбә көнне, Уфа-Белорет маршруты буенча башкаладан 800дән артык пассажир киткән.

“Инзәр станциясендә 450гә якын кеше керде һәм әлеге хәл барлык пассажирлар өчен уңайсызлык тудырды”, – дигәннәр оешмада һәм уңайсызлык өчен пассажирлардан гафу үтенгәннәр.

Әлеге хәл республика җитәкчелеге игътибарыннан да читтә кала алмады. Республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә:

– Айгыр станциясендә электричкага зур чиратлар аркасында 15 сентябрьдә социаль челтәрләрдә негатив реакция булды. Транспорт министрлыгы нәрсә эшләде? – дип сорады.

– Гадәттә бу көннәрдә 800гә якын пассажир була, әмма бу юлы 1200дән артты. Тауларда туристлар “бөкесе” барлыкка килде, шуңа автобуслар белән ташыдылар. Бу бер тапкыр була торган очрак, – дип җавап бирде республиканың транспорт министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Любовь Минакова.

– Сез фаразларга тиеш. Бу – һава торышы яхшы булган соңгы ял көннәренең берсе, кешеләр шәһәрдән читкә чыгалар. “Русия тимер юллары” белән сөйләшергә, бу мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә мөмкин иде. Моны сезнең җитешсезлек дип кабул итегез. Сез электричкалар санын алдан ук арттырырга тиеш идегез. 15 сентябрьдә шулай ук Раевка-Уфа маршруты буенча “Ласточка” электричкасында да урыннар җитмәгән. Ул да – популяр маршрут. Вакыйгаларны фаразларга һәм шул юнәлештә эшләргә кирәк, – дип кисәтте төбәк җитәкчесе.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: