Яңалыклар
1 апрель 2024, 05:04

Су басу очраклары арта

Сезнең якта хәлләр ничек, дуслар? Су басмыймы? 

БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыБРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты

Республикада узган тәүлектә Система-112гә йорт тирәләрен эрегән кар сулары су басу турында 11 хәбәр килгән. Ташкын хәвефе башланганнан чордан алып барлыгы 311 мөрәҗәгать  кабул ителгән, диләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Тәүлек эчендә су күтәрелүнең  максималь дәрәҗәсе түбәндәге торак пунктларда күзәтелә:

*Кушнаренко районының Иске Гомәр авылы янында Кармасан елгасында тәүлек эчендә  су дәрәҗәсе +48 см.га күтәрелгән, агымдагы дәрәҗәсе 251 см тәшкил итә. Елганың сулыкларга чыгуы 390 см.да теркәлә.

*Кушнаренко районының Каряка елгасында су дәрәҗәсе 37 см.га күтәрелгән һәм 136 см тәшкил иткән. Елганың сулыкларга чыгуы 244 см.да теркәлә.

*Кушнаренко районында Чәрмәсән елгасында Түбәнге Сәет авылы янында су дәрәҗәсе 33 м.га арткан. Су дәрәҗәсе 358 см тәшкил итә. Сулыкларга чыгуы 540 см.да теркәлә.

Шулай ук 5  районда 5 су басу очрагы  (ике юл участогы һәм 3 күперчек) контрольдә кала. Бу Баймак, Хәйбулла, Миякә, Кушнаренко һәм Чишмә районнары.

Кичә без апрельнең аномаль җылы булуы хакында язган идек. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас