Апрель башында Башкортстанда аномаль җылы булачак, дип фаразлый Башгидрометүзәк синоптиклары.
Бүген, көн буена кар катыш яңгыр явып торганда, мондый фаразга ышанып та бетеп булмый. Хәер, табигатьнең үз кануннары шул: бер карасаң, җылыта, бер карасаң, суыта.
1 һәм 2 апрельдә һава температурасы көндез +5,+10 градуска кадәр күтәреләчәк, төнен -3,+2 градус булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, республиканың көньяк-көнчыгышында карлы яңгыр явуы көтелә.
3-5 апрельдә республика территориясенә көньяктан җылы һава массасы киләчәк, шул сәбәпле, уртача температура нормадан 3-7 градуска югарырак булачак, дип аңлата синоптиклар. Бу инде аномаль җылы һава торышы көтелә дигән сүз. Көндез термометр баганалары +10,+15 градуска кадәр күтәреләчәк икән.