Яңалыклар
20 ноябрь 2023, 04:24

Кыш җитә башлады бугай...

Чын кыш булсын өчен кар гына җитми...

Иртән торып, термометр баганасына күз салсам, бездә -13 градус салкын... Кыш җитә башлады бугай. 

Синоптиклар фаразлары буенча,  бүген, 20 ноябрьдә, җитди явым-төшем көтелми,  бары тик республиканың көньяк-көнбатышында гына бераз кар явып узуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан исә торганга күчүчән. Һава температурасы көндез -1,-6° тәшкил итәчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 21 һәм 22 ноябрьдә, кар явуы көтелә. Көндез ул җепшек карга, карлы яңгырга күчәчәк. Төнлә урыны белән күпләп кар явуы фаразлана, аерым районнарда бозлавык булмакчы. Электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар ябышачак, юлларга кар салачак, бозлавык хәвефе бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәючән. Термомерт баганалары төнлә -2,-7° градус күрсәтсә, көндез -2,+3° булачак.

Моңа кадәр без коткаручылар  кисәтүе хакында язган идек.  

Чыганак: bashinform.ru

Кыш җитә башлады бугай...
Кыш җитә башлады бугай...
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас