

Башкортстанда тәүге салкыннар башланды, шул сәбәпле буаларда һәм акмый торган сулыклар өстендә боз катламы барлыкка килде, дип хәбәр итәләр БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
“Әмма боз әле шулкадәр юка, аның өстенә чыгарга ярамый”, – диләр коткаручылар һәм бозга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр.
Әлеге вакытта республикада халыкны сулыкларга чыгу куркынычыннан кисәтү өчен профилактик рейдлар үткәрелә.
“Исегезгә төшерәбез, кеше өчен 10 сантиметр калынлыктагы боз хәвефсез дип санала. Елга тамаклары һәм кушылдыклары, тиз агымнар, чишмәләр булган тирәдә, сулыклар тирәсендә агачлар, куаклар һәм камышлар үскән җирдә боз аеруча йомшаграк була. Шуны да хәтердә тотарга кирәк: әгәр һава температурасы өч көннән артык 0 градустан югарырак тора икән, боз ныклыгы 25 процентка кими”, – диләр, йомгаклап, БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Чыганак: bashinform.ru