Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2023, 12:01

Кыз бала табылган

Шөкер!

13 яшьлек Дарья Короткова югалуы турында бүген  язган идек.  БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кыз баланы полиция белән берлектә волонтерлар тапкан.

“Укучы кызны исән-сау килеш Чудинов урамы тирәсендәге агачлар посадкасыннан тапканнар. Вакыйганың нечкәлекләре ачыклана”, – дигәннәр ведомствода “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына.

Кичә, 25 майда, башкала полициясенә югалган кызның әнисе гариза белән мөрәҗәгать иткән. Эзләү чараларында җинаять эзләве бүлеге хезмәткәрләре, шәһәрнең махсус хезмәтләре һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнашкан.

Мессенджерларда кыз бала мәктәптә  тик “5” билгеләренә укып, чиреккә бер “4” чыгуы сәбәпле  өйгә кайтмаган диелә.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: