Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 Май 2023, 09:31

Уфада үсмер кыз югалган

Кыз кичәдән бирле элемтәгә чыкмый. 

ДПСО "БаРС" (БашРегионСпас), Vk
Фото:ДПСО "БаРС" (БашРегионСпас), Vk

Уфада “БашРегионСпас” волонтерлары бүген иртән хәбәрсез югалган 13 яшьлек мәктәп укучысы Дарья Короткованы эзләүләре турында хәбәр итте. Әлегә билгеле булуынча, үсмер кичә, 25 май көнне, 14.30 сәгатьтә мәктәптән чыккан һәм башка беркем белән дә элемтәгә кермәгән. Дөрес булса, балалар аны Шәһәр мәдәният сарае тирәсендә һәм Агыйдел яры буенда бер ир белән күргәннәр.

Дарьяның билгеләре: буе 165 см, ябык гәүдәле, чәче аксылрак, күзләре яшел.  

Югалган көнне кыз ак блузкадан,  кара кыскартылган чалбардан булган, аягында – ак сырлы кара кедылар.

Кем дә булса Дарьяның кайда икәнлеген белә икән,  зинһар өчен 8-937-3-102-112 яисә 112 номерларына шалтырату сорала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: