Яңалыклар
28 ноябрь 2022, 17:54

Транспорт министры отставкага китә

Эшли башлавына ел ярым да булмады...

https://vk.com/aleksandr_bulushevhttps://vk.com/aleksandr_bulushev
https://vk.com/aleksandr_bulushev

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев отсавкага киттә. Бу хакта, ведомствога таянып, “РБК Уфа” хәбәр итә.

Александр Булушев отсавкага китүе турындагы гаризаны больничныйдан чыккач язган. Мондый карарның сәбәбе әлегә билгесез.

Шунысы билгеле – түрәнең отсавкага китүе турында указ әлегә юк, ә министрлыкның матбугат хезмәте бернинди дә аңлатма бирмәгән.

Шулай да утсыз төтен булмый, диләр...

Булушев бу вазифада узган елның июненнән эшләде.

Әйткәндәй, аңа кадәр Булушевның урынбасары Виктор Жульковны кулга алган иделәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас