+21 °С
Болытлы


Башкортстанда транспорт министрының беренче урынбасары Виктор Жульковны кулга алганнар дигән хәбәр чыкты.
“КП-Уфа” басмасы язуынча, түрә вәкаләтләрен арттырып үтәүдә гаепләнергә мөмкин. Бу хакта әлегә төгәл мәгълүмат юк.
Республика хөкүмәте матбугат хезмәтеннән бу уңайдан: “Хокук саклаучыларның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасарын кулга алулары турында рәсми белдерү булмады”, – дигәннәр.
Утсыз төтен булмый, диләр. Әлеге хәбәрнең нигезле булуы бар.