Яңалыклар
16 ноябрь 2022, 07:05

Рөстәм Нәбиев: Бу хәбәрне белгәч, бик дулкынландым

Ышанычларны акларга тырышачакмын, ди ул.

news.myseldon.comnews.myseldon.com
news.myseldon.com

Хәбәр итүебезчә, ил Президенты Владимир Путин Рөстәм Нәбиевны Дуслык ордены белән бүләкләде: https://omet-rb.com/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/2022-11-14/liliya-gom-rova-m-r-st-m-n-bievk-duslyk-ordennary-3029499

Рөстәм Нәбиев – киңкырлы шәхес. Ул – блогер, сәяхәтче, параспортчы, альпинист, Башкортстан Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше буенча совет әгъзасы һәм Русия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы әгъзасы.

Аның әйтүенчә, Дуслык ордены аңа тагын да зуррак җаваплылык өсти һәм ул ышанычларны акларга тырышачакмын, ди.

“Дуслык ордыны – минем өчен югары дәүләт бүләге. Һәм, әлбәттә, моңа лаеклы дип табылуыма горурланам. Русия Президентының бүләкләү турындагы указга кул куюын белгәч, бик дулкынландым. Ышаныч белән әйтә алам – мин үз илемнең патриотымын һәм аңа ярдәм итәргә шатмын”, – ди Рөстәм Нәбиев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас