

Бүген, 14 ноябрьдә, Русия Президенты Владимир Путин белгечләрне һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү турындагы указга кул куйган. Алар арасында Башкортстаннан өч кеше бар.
Дуслык ордены белән Башкортстаннан сенатор, Федерация Советының мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова һәм шәхси эшкуар, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев бүләкләнгән.
Краснокама районының “Алга” токымчылык заводы җитәкчесе Рифкать Хатмуллинга “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән.
Бүләкләнүчеләрнең барысын да котлыйбыз!

