

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкорт дәүләт университетында үткән олимпиадада килеп туган хәлгә гаеплеләргә җәза бирергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, кичәБДУда башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен математикадан олимпиада үтте. Физика-математика корпусында балаларның бер төркеме олимпиададан чыгуга икенчесендә катнашучылар килә. Шул вакытта ике төркем бергә очраша һәм фойеда алма төшәрлек тә урын калмый. Этеш-төртеш китә. Сабыйлар әти-әниләрен таба алмый елый, бу вакытта өлкәннәр балаларын эзләп зал буйлап йөгерә.
Олимпиаданы оештыручылар әйтүенчә, бәйгедә катнашырга 300 гариза бирелгән, ә кичә 450 кеше килгән. Нәтиҗәдә, балалар артык күп булу сәбәпле, икенче төркем өчен олимпиаданы үткәрә алмаганнар.
Бүген Радий Хәбиров бу мәсьәлә буенча каты шелтә белдерде.
“Әлбәттә, этеш-төртеш – хәвефле нәрсә. Әмма иң аянычлысы шул: балалар районнардан килгәннәр, ә аларны олимпиадага кертмәгәннәр. Кемдер уйламыйча исәпләгән. Һәрвакыт җилкәдә баш булырга тиеш бит. Гаеплеләргә җәза бирүегезне сорыйм, калганнарга сабак булсын. Мин кичә бу хәлне ачыкларга тырыштым, очына чыгарлык түгел. Юньсезлек, моңа юл куярга ярамый”, – дип кисәтте төбәк җитәкчесе.
Кичәге хәл турында сылтама аша тулырак укый аласыз: https://omet-rb.com/articles/uylanyrga-uryn-bar/2022-10-31/balalar-ti-nil-ren-taba-almyylar-elyylar-3009850