

Кичә, 30 октябрьдә, Башкорт дәүләт университетында башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен математикадан олимпиада үтте.
Физика-математика корпусында балаларның бер төркеме олимпиададан чыгуга икенчесе килергә тиеш була. Шул вакытта ике төркем бергә очраша һәм фойеда алма төшәрлек тә урын калмый. Этеш-төртеш китә. Сабыйлар әти-әниләрен таба алмый елый, бу вакытта өлкәннәр балаларын эзләп зал буйлап йөгерә.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның социаль челтәрләренә шул хакта зарлар агыла башлый: “Ата-аналар кычкыра, балалар елый. Этеш-төртеш. Югалган ял көне һәм бала өчен стресс”, “Сакчылар безне кире бордылар, олимпиада булмый дип әйттеләр. Ә без шәһәрнең икенче очыннан килдек. Районнардан, башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар бит”, “Балалар куркуларыннан әти-әниләрен таба алмый, үксеп беткәннәр”, “Нинди җавапсызлык ул? Оештыручылар ни карый?”
Соңрак олимпиаданы оештыручы Уфа хакимиятенең әлеге хәл буенча аңлатмасы барлыкка килде. Әйтүләренчә, бәйгедә катнашуга 300 гариза килгән, шуңа 150шәр кешедән ике төркем планлаштырылган. “Беренче төркем чыкканда икенче төркемдә катнашырга тиешле балалар ата-аналары белән фойега керде. Шул вакытта тыгын барлыкка килде. Өстәвенә, гариза тапшырмаган 150 кеше олимпиадада катнашырга дип килгән”, – ди оештыручылар. Кеше кирәгеннән артык җыелу сәбәпле, икенче төркем өчен олимпиаданы кире кагалар.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев: “БДУдагы олимпиадада булган хәлгә карата чиктән тыш ачулымын. Мондый хәлгә юл куярга ярамый! Шәхси контрольгә алдым, тикшерәбез. Җаваплыларның барысы да җәзасын алачак”, – дип кисәтте.