Быелгы беренче уңышны җыеп алу белән үк, киләсе утыртулар өчен әзерлекне башларга кирәк. Уңышы җыелган түтәлләр буш ятмасын өчен анда сидератлар чәчегез. Моның белән сез туфракны чүп үләннәреннән сакларсыз, шулай ук нәтиҗәле табиги ашламалы да булырсыз.
Үсемлекләрне корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртергә онытмагыз. Җәй уртасында иң зур зыян салучы корткычлар активлаша һәм бакчаларны яулый башлый. Помидор, баклажан, бәрәңге һәм борыч өчен колорадо коңгызы һәм фитофтороз зур куркыныч тудыра. Кәбестә күбәләгеннән, чебененнән һ.б. зыян күрә. Суган да суган чебененнән һәм ялган ончыл чыктан зарарлана.
Помидорларның “үги” ботакларын өзегез. Аларны 3-5 см.га җиткәч, төптән 2 см. чамасы калдырып өзәләр. Моны бу урында “үги” ботак кабаттан үсмәсен өчен шулай эшлиләр.
Яшелчәләргә даими су сибегез. Дым җитмәсә, югары уңыш алу мөмкин түгел.
Ашламалар турында онытмагыз. Бер яклап, еш су сибү кызудан саклый, икенче яклап, ул туфрактан файдалы элементларны юа. Моннан аеруча помидорлар зыян күрә. Шунда һәр 10-12 көн саен ашлама сибеп яки бөркеп торыгыз.
Теплицагыз ни хәлдә? Аның стеналарында җыелган конденсат еш кына артык дымлылыкка китерә, нәтиҗәдә, төрле гөмбәчек авырулары башланырга һәм уңышны харап итәргә мөмкин. Барыбыз дә яхшы белә, кыярлар күп дым ярата, ә помидор, борыч һәм баклажаннар суга алай ук мохтаҗ түгел. Шуңа да кыярлар өчен аерым теплица булса, яхшырак.
Кыярларны ашларга кирәк. Әгәр кыярыгыз озайлы вакыт уңыш бирсен дисәгез, аңа мочевина сиптерегез. 10 литр суга 10-15 г. мочевина алына.
Фото: ogorod.ru