Барлык яңалыклар

Бакчадагы проволочниктан ничек котылырга?

Бу корткычлар 2дән алып 12 елга кадәр яши, ди. 

dzen.ru
Фото:dzen.ru

 Каты корт (проволочник) — шыртлавык (щелкун) коңгызы личинкасы. Ул тимерчыбык кебек каты корт, исеме дә шуннан алынган. Коңгызы да личинкалары да туфракта кышлый. Июнь-июльдә ана коңгыз 120гә кадәр йомырка сала. Бу корткычтан котылу өчен ниләр эшләргә соң? Әйткәндәй, олы корт белән көрәшү – файдасыз, чөнки ул берни ашамый диярлек. Аның төп максаты – туфракка йомырка салу, ә йомыркалар бераздан – личинкаларга, ә личинкалар – зур кортларга әйләнә.

Бу бөҗәкнең иң зарарлы фазасы – личинкалар. Нәкъ алар бәрәңгегә, кишергә һәм  башка бүлбеле үсемлекләргә зыян сала. Личинкаларның тышкы катламы бик каты һәм ныклы, күргәнегез бардыр, бу кортларны кайчак көрәк белән дә чабып өзү мөмкин түгел. Ә бит бу стадиядә алар 2дән алып 12 елга кадәр яши. Шуңа күрә бу корткыч белән көрәш бер мизгел эше генә түгел.

Ничек соң участокта проволочниктан котылырга? Бу хакта агрохимик Виктория Карелина сөйләде.

Беренчедән,  агротехник чараларны үиәү мөһим. Каты корт  туфракта 2 метрга кадәр тирәнлектә кышлый. Көзен ул тирәнгәрәк керә, ә язын, карлар эрү белән, өскә менеп, тамырларны кимерә башлый. Каты корт личинкаларының ачка интеккән чагы тузганак котырып чәчәк аткан мәлгә туры килә. Нәкъ шушы чорда, 9-12 майларда бакчачылар бәрәңге утырта башлый. Шуңа да әлеге корткыч тәүгеләрдән булып бәрәңгегә һөҗүм итә.

“Моны белеп, без бәрәңгене соңрак утыртып,  проволочникны  алдый алабыз”, – ди белгеч.

Монанн тыш, корткычның шактый өлешен аулар ярдәмендә тотарга була.

Моның өчен бәрәңге яисә кишерне алып, аны эре кисәкләргә кисеп,  ахырда  җирдән алу уңайлы булсын өчен тимерчыбык тыгарга. Кар эрү белән бәрәңге яисә кишеп кисәкләрен 15-20 см тирәнлеккә җиргә күмеп куябыз һәм тузганак чәчәк атканын көтәбез. Тузганак чәчәк аткан 4-5 көннән соң, каты корт белән бергә  тозакларны алып, юкка чыгарабыз.

“Чынында корткычны механик рәвештә җыю  зур булмаган җир кишәрлекләрендә  проволочниктан котылуның экологик яктан хәвефсез һәм нәтиҗәле ысулы дип исәпләнә”, –  ди Карелина.

Арытаба сарут (ручасы – пырей. – Авт.) белән көрәшәбез, чөнки бу каты корт яраткан чүп үләннәренез берсе. Әгәр бу чүп үләне сезнең бакчада үссә, аның белән көрәшергә кирәк. Чабарга гына түгел, ә тамырлары белән йолкырга, чөнки бу корткыч аның нәкъ тамырларын ярата.

Каты корт белән көрәшнең чираттагы этабын җир сөрү стадиясендә үткәрәбез. Бу вакытта җиргә корткычка каршы махсус препаратлар кертергә мөмкин. Алар химик яки биологик булырга мөмкин. Иң мөһиме – инструкцияне төгәл үтәгез.

Ләкин җәй көне, корылык вакытында, корткычны җәлеп итеп, юк итәргә мөмкин. Проволочник дымга бик бәйле, шуңа күрә эссе көннәр торып,  яңгырлар көтелмәсә, утыртылган бәрәңгедән ерак түгел (2-3 метр) чыбыкка беркетелгән бәрәңгеләрне җиргә күмеп, бу урынга яхшы итеп су сибәбез. Каты корт личинкалары  бу урынга җыелачак. Сезгә бәрәңгене җыеп алып, корткычларны юк итәргә  кала.

Шулай ук белгеч беренче елгы личинкаларның аз туклануын, аз күченүен һәм 10-15 см тирәнлектә кышлауларын сөйләде.

"Әгәр сез көзен  бакчада  җирне  казып чыксагыз, ул яхшы туңачак, ә яхшы туңса, беренче елгы каты корт личинкалары да үләчәк, бөтенләй үк булмаса да,  80 проценты үләчәк. Һәм бер буын проволочникны сез һичшиксез җиңәчәксез",  – диде Карелина. "Бу ысулларны 3-4 ел дәвамында чиратлаштырып  үтәгәндә, сез каты корт личинкаларыннан тулысынча арына алачаксыз",  – диде белгеч.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: