Барлык яңалыклар

Суган һәм сарымсак кыякларын нәрсә ашый?

Суган  һәм сарымсакның тишкәләнеп, теткәләнеп, челтәрләнеп беткән кыякларын күргәнегез бардыр. Аларны куе кызгылт төстәге бөҗәк ашый. Русча бу бөҗәкне луковая трещалка (нинди дә булса хәвеф сизсә, бөҗәк үзенчәлекле тавыш чыгара, шуңа  “трещалка” дигәннәр) яисә луковый листоед дип йөртәләр, ә татарча  – суган корты дип.

Сарымсак һәм суган кыякларындагы суган корты  белән көрәшнең иң  нәтиҗәле ысулы – кортларны яисә йомыркаларын җыю.

Эшкәртеп тә була. Химик чараларны кулланасыгыз килмәсә, натураль ысул тәкъдим итәбез. Моның өчен әрем яисә испәрәк (русча “живокость”, “дельфиниум”) үсемлекләреннән төнәтмә әзерләргә була. Төнәтмә өчен әрем яисә испәрәк үләнен   700 грамм күләмдә  алып вакларга һәм өстенә  бер чиләк салкын су коярга. Бер тәүлек төнәткәч, утка куеп,  30 минут дәвамында кайнатырга.  Төнәтмәне уттан алып суытырга. Суынгач, сөзәргә. Сөзелгән төнәтмәгә бераз сыек сабын яисә шампунь кушып (моны төнәтмә кыякларда мөмкин кадәр озаграк саклансын өчен эшлиләр), зарарланган яфракларны эшкәртергә (пульверизатор аша сиптерергә).

Химик препаратларга килгәндә суган корты белән көрәштә Искра инсектициды кулланыла (10 л суга 1 таблетка). Үсемлекләрне суган корты күренү белән  үк эшкәртү зарур, шулай да июль башыннан да соңламаска кирәк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: