Республикада “Рәхмәт-2024” акциясенең беренчел нәтиҗәләрен барладылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.
“Рәхмәт-2024” акциясе турында без кичә язган идек. Сайлауларның беренче көнендә акциядә Башкортстанның берничә йөз мең кешесе катнашты. Акциянең сайтында 345 меңнән артык билетны теркәгәннәр.
Көн дәвамында ике тапкыр призлар уйнатканнар. Җиңүчеләр арасында – 202 кеше. Алар телевизорлар, ноутбуклар, робот-пылесослар, планшетлар һәм башкалар откан. Кайсыбер җиңүчеләргә призлар тантаналы рәвештә бүген үк тапшырылган.
Алда тагын ике тапкыр призлар уйнату көтелә. Оештыручыларда кыйммәтле призлар һәм бүләкләр запасы бар әле.
Суперпризлар алдагы атнада уйнатылачак. Суперпризлар исәбендә – фатир, машина, санаторийларга юлламалар һәм Сочида ял итү.