Башкортстанда РФ Президентын сайлауда тавыш биргән беренче кешеләр инде волонтерлар кулыннан билетлар алды - призлар уйнатуда катнашачак. Ул 15-17 мартта үтә.
Приз фонды исемлегендә смартфоннар, ноутбуклар, кофе машиналары, электр самокатлары, сертификатлар һәм башка бик күп кыйммәтле бүләкләр бар. Суперпризга Уфада фатир, автомобиль, шулай ук Сочида һәм Башкортостан шифаханәләрендә ял итү.
Бүләк уйнатуда катнашу өчен сайлау участогында билет алырга, рахмат102.рф сайтына кереп, сигез санлы QR-кодны сканер аша үткәрергә һәм аны теркәргә кирәк. Бүләкләр көнгә ике тапкыр уйнатылачак. Җиңүчеләр һәм җиңгән призлар турында барлык мәгълүмат акция сайтында булачак.