Бүген, 15 мартта, илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлаулар башланды.
Хәбәр итүебезчә, тавыш бирү көннәрендә “Рәхмәт” акциясе уза. Республика халкы товарларга һәм хезмәтләргә ташламалар ясау хокукы бирә торган беләзекләр, шулай ук махсус призлар оту мөмкинлеге бирүче QR-билетлар ала ала.
Бүген Башкортстанда тавыш бирергә теләүчеләр иртән үк сайлау участокларына күпләр килә башлаган. Хәтта кешеләр агымы аркасында Рахмат102.рф сайты өзлегүләр белән эшли башлаган. Әйтүебезчә, анда “Рәхмат” акциясе буенча куар-кодлар теркәлә.
Безнең мәгълүмат буенча, тавыш бирү башланып, ике сәгать үтүгә анда 45 меңгә якын кеше теркәлгән. Акцияне оештыручылар әйтүенчә, әгәр сез номерыгызны теркәгәндә сайт хата күрсәтсә, берничә тапкыр “перезагрузка” ясагыз һәм, әлбәттә, теркәлү мәгълүматларыгызны тикшерергә онытмагыз. Билетларны теркәгәндә барлык графаларны да тутырырга кирәк. Исем-фамилия языдмаса да хата турында хәбәр килә.
Исегезгә төшерәбез, номерларны теркәү һәм призлар уйнату өч көн дәвамында барачак.