Сайлау
7 март 2024, 06:11

Беләзек ал да ташламадан файдалан!

Махсус призлар оту мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмагыз. 

Башкортстанда 15-17 мартта – тавыш бирү көннәрендә, гадәттәгечә, “Рәхмәт” акциясе узачак. Республика халкы товарларга һәм хезмәтләргә ташламалар ясау хокукы бирә торган беләзекләр, шулай ук махсус призлар оту мөмкинлеге бирүче QR-билетлар ала алачак.

QR-билетларны волонтерлар гаиләнең барлык әгъзаларына, хәтта иң бәләкәчләргә дә бирәчәк.

Катнашучыларга QR билетларын сканерларга, аннары рахмат102.рф сайтында 8 символдан торган уникаль код кертергә һәм үзләре турында мәгълүматларны күрсәтергә онытмаска кирәк. Җиңүчеләр көненә ике тапкыр 15, 16 һәм 17 мартта билгеләнәчәк, алар турында мәгълүмат рахмат102.рф сайтында урнаштырылачак. Махсус призлар арасында санлы техника, электр самокатлары, электр велосипедлары, телевизорлар, самокатлар һәм велосипедлар бар.

Уфа, Стәрлетамак, Салават, Сибай, Нефтекама, Октябрьский, Бөре, Белорет, Благовещен, Туймазы, Күмертау, Яңауылда, шулай ук Уфа, Стәрлетамак һәм Иглин районнарында яшәүчеләр өстәмә “Рәхмәт” беләзекләре алачак. Алар белән проект партнерларында файдаланырга мөмкин.

Акция кысаларында ташламалар бирергә әзер булган оешмалар исемлегенә автосервислар, шиномонтаж станцияләре, автомойкалар, матурлык салоны, чәчтарашханәләр, кафе, ресторан, пекарня, азык-төлек кибетләре, фитнес-клублар, мунчалар, медицина үзәкләре, стоматология, даруханә һәм оптика, шулай ук чәчәк салоннары, фотосалоннар, ювелир кибетләр, балалар һәм хуҗалык кибетләре, кием кибетләре, мәдәни һәм күңел ачу учреждениеләре (театрлар, кинотеатрлар, музейлар, мәдәният һәм ял парклары, батут парклары, балалар ялы үзәкләре), хезмәт күрсәтү өлкәсе учреждениеләре кергән. “Рәхмәт” акциясе партнерлары исемлеге көн саен тулылана.

Барлык мөһим мәгълүмат рахмат102.рф сайтында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас